Яңа Чишмә районының иң көньяк почмагында бай тарихлы Акбүре авылы бар. Шул авылның тигез, бәхетле бер гаиләсендә тудым мин. Тәмле кое сулары эчеп, җәйләр буена урман-кырларда сыер «көтеп», кичләрен «кыек юлда» велосипедта чабып, кышларын чаңгыда, чанада шуып үстем.

«Кыек юл» дип авылның зиратлары яныннан күрше «Чәтрән посёлкасы» дип йөртелган Сөлчәбаш авылына сузылган юлны атый идек. Ул туп-туры, тау-ташсыз, тигез юл. Ул туры юлда элдертә генә идек без «лисайда», очтык та очтык кына. Сөлчәгә килеп җиткәч, күпер аркылы чыгасы. Күпернең уң ягында, яр өстендә кирпеч заводы күренеп тора, сул ягында сулык җәелгән, шунда «Түбән оч» кизләве бар. Кизләүнең суы өстә үк, капкачы өстендә алюмин кружка тора. Без, алты-җиде кыз-малай, шул Түбән оч кизләвеннән алып, тешне сындыра торган салкын суны эчә идек тә, кире авылга җилдерә идек.
Сөлчәбаш, кара-каршы бер-берсенә елмаеп утырган өйле, бер урамлы кечкенә генә авыл. Ул аланда утырган сыман; тирә ягында урман, яшеллек, мул сулы буасы да бар.
Менә бер кызык хәл искә килеп төште. Шул урманның Чипләй (чикләвек күп булган ул аланда) дигән аланында ел саен безнең авылның пионер лагеры урнаша иде. 1974 нче елның җәендә мин шул лагерьда җитәкче булдым. Бер көнне, иртәнге ашны тәмләп ашаганнан соң, ике пешекче апам, Тәскирә һәм Разыя апалар мине чакырдылар да:
— Шәҗәрә, бу тары ярмасы соңгысы иде. Соя гына калды, — диделәр.
Ә сояны балалар бик яратып бетерми иделәр. Мин совхоз идарәсенә кайтып, Рус Волчьясы авылындагы складтан азык-төлек, май, шикәр, ярмалар алып кайттым лагерьга. Тик сүз бу турыда түгел... Шул елларда лагерьда пешекче булып эшләүче Разыя апа турында.

98 яшьлек тарих
Бүгенге көндә Разыя апа исән-сау, туксан сигез яшендә булса да, хәтере бик әйбәт, күрә, йөри, таный, гомумән, вакыт аның өчен туктаган кебек икән. Шуны ишеткәч, аны күрәсем, янына барып сөйләшәсем, хәтирәләр дөньясына чумасым килде. Чаллыдан Сөлчәбашка булса булыр йөз алтмыш чакрым, мин шушы авылга юл тоттым.
Сөлчәбаш бик үзгәргән. Санап карасаң, илле ике ел вакыт үткән икән, «исең китеп, акылың бетәр». Йортлар бик иркен урнашканнар, өйләр таштан җиткерелгән, ишек аллары матур итеп койма белән әйләндереп алынган. Бар да матур, килешле, авылның халкы уңган, тырыш булуы күзгә бәрелеп тора.
Бу бер урамлы кечкенә авылның (йортларын санарга кул бармаклары җитәр кебек) уртасыннан асфальт юл сузыла. Безнең «Кыек юлыбыз» юк инде, ул сөрелгән. Хәзер Чистай-Чирмешән олы юлыннан, Рус Волчья авылы турысыннан, туп-туры асфальт юл керә. Шул юлдан биш чакрымнар узгач, сулга борыласың да, «выжт» итеп, авылга килеп керәсең. Авыл башындагы сулык та танымаслык булып үзгәргән. Хәзер юлаучыны төп-төз, шома кайрылы, карасу яшел яфракларын җилдә уйнатып зирек агачлары каршы ала икән.
—Саумы, Сөлчәбаш!
Мин алмагачлар, чияләр, төрле төстәге чәчәкләр үскән матур бакча эчендә утырган, кызыл кирпечтән салынган өй каршына килеп туктадым. Алдан сөйләшенгән булмагач, бераз машинадан чыкмый тордым әле. Күпмедер утырганнан соң, капка төбендә чит машина күреп, хуҗабикә Рәсимә чыкты. Нинди максат белән килүемне белгәч, мине өйгә чакырды. Өйнең эче дә тышы кебек матур итеп яратып җыештырылган, зәвыклы, чиста.
-Әле ялга кайткан кунакларны кичә кич озаттык кына, җыештырып та өлгермәдем, — ди үзе.
Разыя апа, һаман шундый ук җыйнак гәүдәле, ситсы күлмәк өстенә туздырып ак яулыгын бәйләгән апа. Әйе, сөбханаллаһ, аңа вакыт җиле кагылмаган кебек. Мин кергәндә өстәл артында чәй эчеп утыра иде ул. Алдында җәннәт ризыклары: кыстыбый, сумса, чәк-чәк, кыяр, помидор, җиләк-җимеш, ни генә юк анда. Мин дә өстәл янына утырдым. Алдыма матур бизәк төшкән чынаякта, кап-кайнар, хуш исләр чыгарып торган чәй килеп утырды. Рәсимә бик кунакчыл икән.
Разыя апа белән исәнләштек, күрештек тә, килүемнең максатын әйттем.

Сикәлтәле балачак
Ул сүзен ерактан, бала чагыннан ук башлады. Разыя апа 1928 елның февраль аенда туган. Туган авылы — халык Чәтрән дип йөртә торган, Сөлчәдән өч чакрымлап ераклыкта булган, Яңа Ибрай (Аксубай районы). Унбер балалы ишле гаиләдә, бердәнбер кыз бала дөньяга килә. «Февраль суыкларында әнисенең җанын бик җылыткандыр», — дигән уй килде башыма, Разыя апаның абый-энеләренең унау булганын белгәч.
Аның әтисе Гыйниятуллин Вәлиулла Гыйниятулла улы хәлле крестьян була. 1930 елда колхозлаштыру, күмәк хуҗалык дигән сүзләр Чәтрәнгә да килеп җитә. Тиз арада Вәлиулла абзый олы малайларын өйләндереп «башка» чыгара, малын бүлә. Шаукым килеп җиткәч, үзе бер дә колхозга керергә теләми. Аны «кулак» дип гаеплиләр һәм кулга алалар. Дүрт ел Бөгелмә төрмәсендә утырып, сәламәтлеге бераз какшаган булса да, исән килеш әйләнеп кайта ул. Аннан, «тынгы бирмәсләр тагын» дип, колхозга керә.
Вәлиулла бабай авыл мәдрәсәсендә укыган була, белемле, коммерция эшләрен да аңлый торган, авылда хөрмәткә лаеклы кеше булып яши, туксан ике яшендә дөнья куя. Разыя апаның әнисе — Хөсниҗамал әби — сабыр хатын, кайгыртучан әни, иренең таянычы була.
Вәлиулла бабай үзе рус—япон, Беренче Бөтендөнья сугышларында катнаша. Икенче Бөтендөнья сугышына илебезне фашистлардан сакларга җиде улын озата. Дүрт улы сугыштан әйләнеп кайтмый. Өчесе күкрәк тулы орден, медальләр тагып исән-сау кайталар.
Ул еллар турында сөйләгәндә Разыя апа энесе белән ничек «фронт өчен» эшләгәннәрен искә алмыйча булдыра алмады, билгеле. Унөч яшьлек Разыя апа пәҗидән аркан, дилбегә үрүләре, кырда башак җыюлары турында сөйләде.
-Урак урганда авызга да каба идем, бөртекне, чүпрәккә төреп култык астына кыстырып энемә дә апкайта идем. Тенти, тикшерә иделәр, мин бер тапкыр да эләкмәдем, энемә шул ун бөртекне алып кайта алдым, — диде ул, тагын бер тапкыр, ачлы-туклы вакытларын башыннан кичереп.
-Тракторга ягулык юк иде бит, 25 чакрым җәяүләп Аксуга, районга керосинга да барырга туры килде, — ди.
-Ничек керосин? Тракторлар керосин белән эшли иде мени ул вакытта? — дип сорадым, гаҗәпләнеп.
-Ягулык булмаганга күрә, керосин белән кабызалар, шакмак ягып эшли иде аннары. Ул шакмакларны ясарга нәрәт (наряд) биреп чыгаралар иде. Бер тракторга дүрт ящик шакмак кирәк була иде. Без аны энем белән икәү ясадык. Баштан бүрәнәне менә шул озынлыкта кисәсең, — дип биш сантиметрлап озынлыкны ике кулы белән күрсәтте. Аннан соң аны шакмаклап ваклыйсың, рәтләп ящикка тезәсең, — дип бик җанлы итеп күрсәтеп, сөйләп бирде. Сугыштан соң, әти-әниләрен карап энесе Исхакның гаиләсендә яшәгән Разыя апа, егерме ел колхозда төрле эшләрдә эшләгән.

«Атны кем барып алды?»
Разыя апаның сөйләгәннәре мине дә истәлек — хәтирәләргә этәрде. Без үскәндә Акбүре авылы Татар Волчие исемле иде. Урысча исемле бу татар авылында бары сигезъеллык мәктәп булганга, без тугызынчы-унынчы классларны Чәтрәнгә барып укый идек. Фатирда яшәдек. Чәтрән бик зур авыл. Аларның үзләренең радио үзәкләре дә бар. «Үзел» дип йөртелгән бу үзәктән һәр көн иртән, сәгать алтыда нәрәт бирелә. Без аны гел тыңлый идек. Иң истә калганы... Кыш көннәрендә авылның берәр хәллерәк хатын-кызына бригадирның ат җигеп көл җыярга кушуы иде. Күп вакыт бер сабакташыбызның әнисенә йөкләнә иде бу эш. Безгә көләргә булсын.
-Атны кем барып алды? Әниең атка атланып кайттымы? Атлана беләме? — диеп көлә идек. Ат алырга мин бардым дисә:
-Аягың сөйрәлеп кайттымы? — дип, тәки көләргә сүз таба идек. Чәтрәннең атлары карсак, кыска аяклы иделәр, имеш, сугыш вакытында Монголиядән килгән атларның токымы. «Яшь чакта кызлар кәкре бармактан да көлә» — ди иде миңа абыем, дөрес бит.
Әле шунысы да бар. Безнең авылда көлне ярыша-ярыша мәктәп балалары җыя иде, ә Чәтрәндә берәр апа ат җигеп, авыл буйлап, хуҗалыктан көл җыеп йөри. Бу хәлгә гаҗәпләнә идек. Истәлекләр шулай, әллә кайларга алып китә, хәтирәләргә киртәләр юк шул.
Шәҗәрә Нургатина (Дәвамы бар.)
Нет комментариев