«Биш ятимгә әни булып килдем»

1967 елның 9 мае. Илебездә Җиңү бәйрәме. Сөлчәбашка туй төшә. Тарантас җигелгән ат авыл буйлап җилдерә. Тарантаста Разыя апа һәм Нәсибулла абзый. Менә шул көннән башлап, Разыя апа биш ятим балага әни булып Нәсибулла абзыйның бусагасын атлап керә. Нәсибулла абзыйның бәләкәй генә, бер бүлмәле өендә кайгыдан зиһенен югалткан әнисе, һәм дүрт бала каршы ала Разыя апаны. Сары бизәкле күлмәк ыштан кигән өч кыз бала, бер ир бала күзләрен мөлдерәтеп анарга карый.
-Шундук балаларны үз иттем, — ди ул.
-Яңа җирдә тормыш ничек башланды соң? — дип сорадым.
-Килен булып төшүгә исем китте, идән такталары да беркетелмәгән, йокларга сәке юк... Беренче көнне кая йоклаганымны хәтерлим, идәнгә тезелешеп яттык. Икенче көнне ишек артыннан «ипи калаенда» кадаклар табып, идәннәрне кадаклап чыктым. Аннары, Чәтрәнгә энемә барып такталар апкайтып, булмәгә, үзебезгә йокларга сәке ясадык, — дип искә ала, хәлле гаиләдә туып үскән Разыя апа.
Аннан кайнанамның сандыгыннан бер тукыма табып барсына да алмашка күлмәк, ыштан тегеп кидердем, — ди ул.
-Өйдә дүрт бала, ә Нәсибулланың тагын бер баласы бар бит әле, бишенче балабыз, Резидәбез. Әнисе мәрхүмә үлгәндә, унбиш кенә көнлек булып калган кызыбызны алырга дип, беркөнне Чистайга киттек. Ул Чистайда, Урицкий урамы почмагындагы ятим балалар йортында иде. Мин русча рәтләп белмим, Нәсибулла тәрҗемә итеп аңлатып торды.
-Ярты яшь булгач алырсыз, — диделәр безгә. Гел барып йөредем, үземә ияләштердем, — ди ул. Тик тормыш шулай бит инде. Ярты яшьтә алып кайта алмыйлар әле баланы. Бер яшь ярым була дигәндә алырга барсалар, Резидәләрен билгесез юнәлештә икенче ятимнәр йортына күчергәннәр. Бюрократик юлларда йөри торгач, тагын байтак вакыт уза. Ниһаять, Резидәне Менделеевск шәһәреннән барып табалар.
-Мине күргәч, Резидәм шундук килеп итәгемә менеп утырды, — ди ул. Ике яше тулган көнен Резидәбез безнең белән каршы алды, — диде Разыя апа. Күп еллар үтсә дә ул һаман Резидәнең табылуына шатлана әле. — Балаларны, әлһәмдүлилләх, яраттым, бер елдан уртак малаебыз, Рифкать туды. Аермадым, барсы да үземнеке булдылар, кием-салымны үзем тектем, бәйләдем, интекмәдек. Тырыш, эшчән итеп үстердек, — диде Разыя апа.
-Яңа өй салырга да әзерләндек. Тик тиз арада яңа йорт салып керергә насыйп кына булмаган әле безгә. Бура өяргә әзерләп, номерлар сугып куйган бүрәнәләребез 1970 елгы янгында янып киттеләр, бөтенләй кара мунчада яшәргә калдык, — дип бераз уйланып эндәшми торды.
Разыя апа мине янәдән хатирәләр дөньясына чумырды.

Карактан кала, уттан калмый...
Мин дә хәтерлим ул янгынны. Кичкә таба сыерларны куалап алты чакрым ераклыктагы урманнан килеп чыктык. Сыерлар тук, җиленнәре сөт белән тулган, алар авылга, өйгә ашыгалар. Без, кызлар, малайлар арттан бер төркем булып кайтабыз.
— Нинди төтен исе бу? — дип карасак, Сөлчәбаш өстеннән күтәрелгән төтенне җил безгә таба куа икән. Адымнарны кызулаттык та, кайтып бакчага, яшелчәләргә тиз генә су сибеп, велосипедларга атланып, Сөлчәгә чаптык. Барсак, авыл юк... янып беткән... Янган нигезләрдән төтен чыгып тора. Кешеләр урамда. Бер нәрсәсез калган халык, ни булганын, хәзер ни эшләргә, кая барырга икәнен аңламаудан аптыраган. Урман башында гына берничә йорт янмый калган. Кызу, җилле көнне шырпы белән уйнаган баланың ялгышуы китереп чыгарган һәлакәт... Кырык биш минут эчендә авылдан утлы күмерләр генә кала.
Кайбер гаиләләрнең янган җирдә яңа йорт торгызасылары килми. Берничә гаилә читкә чыгып китәләр, ә күбесе Чистай да төпләнә.
Элек кара мунчаларны өйләрдән, сарайлардан еракка, я урамга елга буена, я ындыр башына (бәрәңге бакчасы) сала иделәр. Нәсибулла абзыйның гаиләсе дә менә шул кап-кара, корымга баткан мунчага күчә. Халык бик ярдәм итте, — ди Разыя апа. — Хөкүмәт тә өй салып керергә булышты. Бүген дә Абдуллин Салихка рәхмәт әйтәм, догада торам. Ул безгә тулы бер машина нарат такталары җибәрде. Өйнең идәне дә, түшәме дә шул такталардан эшләнде. Кием салымны трактор арбасы белән китереп куя иделәр, шуннан алып киендек, — ди ул.
Язмыш борылмалары

Кечкенә авылда хатын-кызга эш юк бит инде. Разыя апа да яз, җәй, көз кирпеч заводында эшли. Кышларын өйдә, балалар янәшәсендә.
Нәсибулла абзый — «Буревестник» совхозының электромонтеры. Ул балта эшләренә дә бик оста була. Авылдашларына тәрәзә рамнары, яңаклары, ишекләр ясый. Үзе ачык күңелле, мәзәкчән, җиңел кеше иде, — дип искә ала Разыя апа.
Еллар үтә тора. Олы кызлары Исламия Чәтрәндә укый, бүгенгесе көндә Түбән Кама шәһәрендә яши. Икенче кызлары Мөслимә Акбүредә (Булчи — Тат. Волчья) интернатта торып укый. Ул да Түбән Камада яши. Өченчесе Мәхтүмәнең генә гомере кыска була, унбер яшендә авырудан терелә алмый үлеп китә. Уллары Сәгыйдулла да Акбүредә интернатта торып укый, бүгенге көндә Түбән Камада яши. Резидә Акбүредә укый, мәктәпне тәмамлагач, Казанга китә. Налоглар буенча инспекциядә эшли.
Ул арада каяндыр Рифкать тә кайтты, Рәсимә дә керде. Рифкать тә әтисе кебек җор телле булып чыкты.
-Мин әти белән әнинең уртак балалары, Рифкать Насибуллович, — дип таныштырды үзе белән, урта яшьләрдәге ир кеше. Нефтьче булып эшли икән. Рәсимә авылның мәдәният йортында эшли. Ике балалары Казанда, укыганнар, эшлиләр, әлегә башлы-күзле түгелләр икән әле. Танышып алгач, Рифкать белән Рәсимә дә сүзгә кушылдылар.
Рифкать әтисенең язмышын ачыктан-ачык сөйләп бирде. Разыя апа Нәсибулла абзыйның дүртенче хатыны икән.
-Беренче хатыны Минхаят Яңа Ибрай кызы булган. Аның улы Хәлил. Иске Ибрай авылында яши. Икенче хатыны Миннафа, Яңа Ибрайдан, аның улы Миннәхмәт исемле. Миннафа апа, малае Миннәхмәт дүртенче класста укыганда, нык авырып китә. Терелмәслеген ишеткәч, Разыя апа аның янына бара. Миннәхмәтне үзләренә алырга ниятләгәннәрен әйтә.
— Нәрсә, ятимнәр җыясыңмы? Кирәкми, балалар йортында үссен. Сине тыңламас, атасын санга сукмас, тәртипсез булып үсәр, ди катгый итеп Миннафа. Разыя апа аның сүзе белән ризалашырга мәҗбүр була. «Безнең иң акыллы абыебыз, Казанда яши, мәчеттә эшли, Корьән тутыра», — диде Рәсимә.
Бу биш ятимне тудырган, үскәннәрен күрү бәхетеннән мәхрүм булган, әтинең өченче хатыны Мәрьям исемле була. Ятим кыз бала, ундүрт яшендәге Мәрьям, бер хатынга ияреп, Сөлчәгә килә. Әти аны кызганып кияүгә ала. Ун ел яши Мәрьям, егерме дүрт яшендә, бишенче баласын тудыргач терелә алмый, үлеп китә. Резидәгә бары унбиш көн генә булып кала бит, — диде Рифкать.
— Абыйлар, апалар барысы да кайтып йөриләр. Хәлил абый да, Миннәхмәт абый да, хәтта балалары, оныклары белән кайталар. Бик күбәү җыелабыз, барыбызга да урын җитә. Аллаһка шөкер, — дип куйды Рәсимә.
Алар йорт эшләре турында сөйләшә-сөйләшә чыгып киткәч тә, Разыя апа белән байтак сөйләштек әле без. Чәтрәндә уртак танышларыбыз, уртак туган-тумачалар да бар икән бит.
Тагын балаларга әйләнеп кайттык. Балаларының, оныкларының санын беләме икәнен сорамыйча булдыра алмадым.
-Оныклар ничәү соң, Разыя апа? — дип сорадым. Елмаеп җибәрде ул.
-Килен-кияүләрне санамыйча гына да, балалар, оныклар, оныкчыклар кырык өчәү булды инде, — дип, горурланып әйтте Разыя апа. Фотоларын, район газетасында чыккан мәкаләләрне дә кадерләп саклап тора икән, аларны да рәхәтләнеп карадык.
-Бер баланы да аермадым, барысы да үземнекеләр, барысы да якын, — ди, Разыя апа. Хәлил белән Миннәхмәт: «Син безнең олы әниебез» — дип әйтәләр икән. Разыя апаның күңеле иксез-чиксез киң, җир йөзендә генә түгел, бөтен галәмне иңләрлек бугай.
-Менә шулай итеп, мин катлаулы язмышлы Нәсибулла абзый турында, олы йөрәкле, сабыр, тәвәккәл, көчле ихтыярлы Разыя апа турында бик күп мәгълүмат белдем. Разыя апага сәламәтлек теләп хушлаштым. Рәсимә белән Рифкатькә рәхмәт әйтеп, гаилә бәхете теләп кайтыр юлга чыктым.

Чишмәләре шифалымы?
Бер урамлы кечкенә генә Сөлчәбаш авылыннан чыккан күренекле шәхесләр турында да әйтми кала алмыйм.
Язучы, Татарстан һәм Россия язучылар берлеге әгъзасы, күренекле шәхес Шамил ага Шәйдуллин.
Шагыйрь, Түбән Кама районы Сухрау авылында яшәп иҗат итүче, Рәфыйк абый Әхмәдиев. Иҗаты белән танышмын. «Хисләрем чишмәсе» дигән китабын имзасы белән бүләк иткән иде.
Язучы, унбер балалы гаиләдә туып-үскән Җәүдәт Юнысов. Җәүдәт Юнысны, кызганычка каршы, якыннан белмим. Танышлар түгелбез. «Ияләр нәрсә дияр» дигән мишәрчә язылган китабы кулыма керде. Укырмын, Иншә Аллаһ. Яңа Ибрай, Сөлчәбаш мишәрләренең теле Акбүре мишәрләренең теленнән бик нык аерылып тора. Шулай булу да кызык бит әле. Бәлки «ни өчен шулай икән?» дигән сорауга җавап та бардыр ул китапта.
Бала чагы Сөлчәбашта үткән, Акбүредә укыган, милли спорт төрләре буенча Атказанган спорт мастеры, һәм башка бик күп мактаулы исемнәргә ия булган, дүрт тапкыр Татарстан батыры, алты тапкыр Россия батыры, һ.б. титулларга ия булган Габбас Әхмәдиев. Түбән Камада яши.
Авыл башындагы кизләүнең суы бик шифалы булган ахры, кечкенә генә авылдан никадәр танылган кешеләр чыккан. Ә ачылмый калганнары күпме?
Шәҗәрә Нургатина (Дәвамы.)
Язмышмы, әллә тәкъдирме
Тулырак: https://novoshishminsk.ru/news/yazmysh111111111111111/iazmysmy-alla-takiedirme

Нет комментариев