«Чишмәле» яшьләр үзәгендә 14 октябрьдә Йөкле хатын-кызлар көненә багышланган әниләр өчен очрашу узды.

Очрашуда беренче, өченче һәм аннан соңгы балаларын көтүче хатын-кызларга йөклелек буенча медицина күзәтүе, бала тудыру, әниләрне социаль яклау, шулай ук баланың беренче елында аны карау турында сөйләделәр.
Сәламәт әни — сәламәт бала
Башта ана һәм балаларны саклау өлкәсендәге белгечләр чыгыш ясады. Яңа Чишмә ҮРХ акушер-гинекологы Елена Батурина табибка даими йөрү, анализлар тапшыру һәм йөклелекне триместрлар буенча күзәтү кирәклеге турында искә төшерде. Табиб бала тудыруның этаплап барышын (баланың дөньяга килүеннән алып күкрәккә беренче тапкыр салуга кадәр) сөйләде һәм бала тудырганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында практик киңәшләр бирде, иң мөһиме — медицина персоналын тыңларга һәм уңай кәефне сакларга, дип ассызыклады.
Шулай ук ул бала тудыру өйдән еракта көтмәгән җирдә башланган очрата, йөклеләр үзләре белән алып йөрергә тиешле карта турында һәм ашыгыч хастаханәгә салу тәртибе турында искә төшерде.
Балалар табибы Алсу Алукаева үз чыгышын баланың беренче елына багышлады. Ул күкрәк сөте белән тукландыруның файдасы, кирәкле прививкалар һәм баланың сәламәтлеген беренче көннән үк кайгыртуның мөһимлеге турында сөйләде.

Пособиеләрдән алып салым кэшбэгына кадәр
Яңа Чишмә районында СФР клиент хезмәте җитәкчесе Лилия Хиразева социаль ярдәм чараларын санап китте: эшләүче һәм эшләмәүче хатын-кызлар өчен йөклелек буенча бердәм пособие, йөклелек һәм бала тудыру буенча пособие, бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү, баланы бер яшь ярымга кадәр карау буенча пособие. Ул ана капиталына аерым тукталды: беренче һәм икенче балага ничек билгеләнә, әгәр сертификат инде рәсмиләштерелгән булса, өстәмә түләүне ничек алырга мөмкин.
Хәрби хезмәткә чакырылганнарның йөкле хатыннары өчен пособиеләр турында да мәгълүмат яңгырады. Барлык түләүләрне Дәүләт хезмәтләре порталы, СФР клиент хезмәте яки КФҮ аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Моннан тыш, белгечләр еллык гаилә түләве — салым кэшбэгы турында искә төшерделәр. Әгәр ата-аналарның кимендә берсе салым түләгән булса һәм гаиләнең уртача кереме билгеләнгән чиктән артмаса, дәүләт ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә түләнгән НДФЛның бер өлешен кайтара.
Социаль яклау бүлеге башлыгы Наталья Гурьева авылда яшәүче хатын-кызларга беренче, икенче һәм аннан соңгы балалар өчен түләүләр, аз керемле гаиләләр өчен социаль контракт төзү мөмкинлеге турында аңлатты. Бүген бүлектә 233 күп балалы гаилә исәптә тора, ә 2026 елның беренче яртыеллыгында тагын 18 яңа документ бирелгән. Күпбалалылар өчен ТКХ түләүләре буенча льготалар, балалар бакчасы һәм мәктәпкәчә белем учреждениеләрендә балаларны тоту өчен түләү компенсациясе турында мәгълүмат яңгырады.
Яңа демографик инициативалар да игътибардан читтә калмады: күп балалы гаиләләрнең балалары өчен урта һөнәри белем учреждениеләрендә уку бәясенең бер өлешен компенсацияләү һәм Татарстан югары уку йортларының көндезге бүлек студенткаларына йөклелек буенча исәпкә басканда бер тапкыр бирелә торган түләү.
Булачак әниләргә яңа туган балалары өчен бүләк комплектлары турында да искә төшерделәр. 14 исемлектән торган җыелмада комбинезон, одеял, подгузниклар, гигиена чаралары һәм хәтта киез итекләр бар; тулы исемлекне социаль яклау бүлегендә ачыкларга мөмкин. Мондый комплектның бәясе — якынча 14 мең сум.

Балага ничек исем кушарга — ЗАГС тәкъдиме
Очрашуның чираттагы блогы баланы балалар бакчасына урнаштыруга багышланды: белгечләр баланың тууын ничек теркәргә, мәктәпкәчә учреждениегә электрон чиратка ничек басарга, кайсы категория ата-аналар урын алуда беренче чиратта хокукка ия һәм барлык кирәкле документларны ничек рәсмиләштерергә икәнлеген сөйләделәр.
Киләчәк әниләрне ЗАГС бүлеге мәгълүматы белән дә таныштырдылар — Яңа Чишмә районында һәм бөтен Татарстан буенча балаларга нинди исемнәрне еш кушалар. Күп катнашучылар өчен бу блок аеруча кызыклы булды: исем сайлау — ата-аналарны иң җитди уйландырырга тиешле нәрсә.
Очрашу «Сорау-җавап» форматында тәмамланды: булачак әниләр белгечләргә иң кирәкле сорауларын бирделәр һәм файдалы мәгълүматлы белешмәләр алдылар. Катнашучылар чара «Гаилә» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә, ул балалы гаиләләрне яклауга һәм аларның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән, дип билгеләп үттеләр.
— Безнең гаиләдә өченче бала туачак һәм мин күп балалы әни булачакмын, ләкин барлык мәгълүмат бик файдалы булып чыкты, — дип билгеләп үтте Любовь Асадуллина. — Балалы әниләрне яклау буенча яңалыклар ел саен барлыкка килә бит.
Очрашу хатын-кызларда яңа белемнәр генә түгел, ә ышаныч та калдырды: бала тудыру — бәхет, һәм дәүләт һәр этапта ярдәм итәргә әзер.
Бәхетле әниләр булырга язсын!
Нет комментариев