Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының Акбүре авылыннан ике гаилә «Гаилә тарихында гасырлар авазы» фестиваленең финалистлары булган

Гаиләләрнең һәркайсы үзләренең бәхетле гаилә булдыру серләре белән уртаклашкан.

Акбүре авылыннан Җәләлетдиновлар һәм Харисовлар гаиләләре «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» фестиваленең финалында катнашкан. Чара Казанда - Г.Камал исемендәге Татар академия театрында узган.

Фестивальдә алар үзләренең гаилә реликвияләрен: 200 еллык туй күлмәге, тальян гармун һәм тарихи кыйммәткә ия булган башка әйберләрне тәкъдим иткәннәр, шулай ук гаиләдә тату яшәү серләре белән уртаклашканнар.

Быел «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» фестивалендә 157 гаилә катнашкан, ә бу Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 3,5 меңнән артык кеше. Әлбәттә, фестиваль аерым үзенчәлекләргә ия, чөнки ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин игълан иткән гаилә елында узган.

«Бу искиткеч һәм бик матур бәйрәм. Үз тарихын белмәүчеләрнең киләчәге юк. Бүген без барыбыз өчен дә үрнәк булып торган матур гаиләләрне күрәбез», - дигән Рөстәм Миңнеханов, фестивальдә катнашучыларны сәламләп. 

ТР Рәисе конкурсны оештыручыга - ТР Архив эше буенча Дәүләт комитетына һәм барлык катнашучыларга да рәхмәт белдергән.
«Без алга таба да гаилә кыйммәтләренә таяначакбыз», - дип ассызыклаган Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев