Шахмай авыл җирлегенең өч авылында алар инде тәмамланган
Шахмай авыл җирлегенең Шахма, Чаллы Башы, Чертуш авылларында 2024 елга авыл территориясендә үзара салым кертү буенча гражданнар җыеннары узган. Җыенда үзара салым акчаларын җыю һәм файдалану мәсьәләләре хәл ителгән.
— Бу 3 көндә җыеннарда актив катнашкан барлык авылдашларга зур рәхмәт!, — ди АҖ башлыгы Наилә Илалова.
Нет комментариев