Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә сәнәгать паркында - яңа резидент

«Кама аръягы» ҖЧҖ безнең фермер хуҗалыкларыннан сөт җыеп, аны әзерләү белән шөгыльләнә.

Яңа Чишмә сәнәгать паркында 2022 елның октябреннән тагын бер резидент - «Кама аръягы» ҖЧҖ эшли башлады.

Предприятиенең эше турында безгә җәмгыять менеджеры Руслан Тимерханов сөйләде.

-Без инде 10 елдан артык бу бизнес белән шөгыльләнәбез, - ди ул. - Бөтен республика буенча һәм аннан читтә эшлибез, көн саен 200 тоннага кадәр сөт әзерләп, аны эшкәртүгә озатабыз.

- Яңа Чишмә районында ничек урнашырга булдыгыз?

- Өч елдан артык без Яңа Чишмә районында сөт җыйдык инде. Район башкарма комитетында ныграк урнашырга тәкъдим иттеләр. Шунысы сөендерә, сәнәгать паркында тиешле коммуникацияләре булган буш бина бар иде. Хәзер без аны арендалыйбыз, тиешле теркәү процедурасын үттек һәм салымнарны да районда түлибез.

- Көн саен күпме сөт җыясыз?

-Без гомуми сыйдырышлыгы 26 тонна булган өч савытны (суыткычлар) урнаштырдык һәм әлегә көн саен 11-12 тонна сөт әзерлибез. Үз продукцияләрен безгә районның күпчелек фермер хуҗалыклары сата. Алар арасында «Игенче» ҖЧҖ, «Садыйков М. Х.» КФХ, «Дегтярев М. Н.», «Шакиров А. Т.», «Нурхамәтов З. М.» һәм башка КФХлар бар. Чирмешән районыннан да клиентлар бар.

Кабул итәр алдыннан сөтне майлылыкка, су булу-булмауга, антибиотикларга анализ алабыз һәм шуннан соң гына бер савытка агызабыз. Сөт чистартыла һәм суытыла. Аннары зур центровоз - сөт ташу машинасы килә һәм сөтне Казанга, Самарага, Башкортстанга эшкәртүгә алып китә (алып китү төрле көннәргә билгеләнгән).

-Яңа предприятие ачылды, димәк, яңа эш урыннары да барлыкка килгәндер.

- Әлбәттә, шулай. Бүгенгесе көндә алты эш урыны булдырылды - дүрт машина йөртүче һәм ике лаборант. Алар барысы да Яңа Чишмә районыннан.

Киңәйтү перспективасы бар, тагын машина йөртүчеләр кирәк булачак. Без тоткарлыксыз хезмәт хакы түлибез.

- Продукция өчен исәп-хисап белән тоткарлыклар юкмы?

- Юк, без һәрвакыт сөт тапшыручылар белән вакытында, ягъни атна саен исәп-хисап ясыйбыз. Сөтнең сыйфатына, күләменә карап, килограммы өчен 30-31 сумга кадәр түлибез. Антибиотиклар аркасында сөтнең сыйфатсыз булу очраклары булгалады (бик сирәк). Әмма без продукцияне беркайчан да кире кайтармыйбыз, мондый очракларга индивидуаль якын киләбез һәм поставщиклар белән мәсьәләне хәл итәбез.

- Уңышлар сезгә, зур күләмдә сөт һәм яхшы табыш алуыгызны телибез!

- Рәхмәт!

Әңгәмәдәш Азат Мусин

Руслан Тимерханов җитештерү цехында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев