Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә яңа объектлар ачылды

Район үзәгендә яңа матур объектлар - «Ялкын» футбол манежы һәм «Чишмәле» яшьләр үзәге ачылды

Яңа корылмалар

Объктларны ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар - ТР премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, «Шешмаойл» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Җәлил Мөхәммәтшиннар катнашты.

Заманча һәм уңайлы «Ялкын» футбол манежы Тәһаветдиновлар һәм Заляевлар гаиләләренең хәйрия ярдәменә төзелде. Ул барлык спорт сөючеләр өчен дә ачык булачак. Биредә ел буена 40х20 метрлы мәйданда мини-футбол уйнарга мөмкин булачак. Футбол кыры матур ясалма газон белән капланган. Манежда уңайлы киемнәрне алыштыру бүлмәләре, тренерлар өчен кабинетлар һәм медицина кабинеты бар, футбол манежына кадәр асфальт юл салынган, якын тирәдәге территория төзекләндерелгән.

Футбол манежын ачканда, район башлыгы Вячеслав Козлов район халкының яңа объектның ачылуына шат булуын, Яңа Чишмәдә футболның бик популяр спорт төре икәнлеген, безнең команданың ел саен республика буенча призлы урыннар яулавын билгеләп үтте. «Бер ел элек монда сазлык иде, ә бүген биредә искиткеч корылма пәйда булды. Мин, футбол манежының сәламәтлек үзәгенә әверелүенә, ел әйләнәсендә әлеге спорт төрен яратучылар өчен шөгыльләнү мөмкинлеге булачагына, балалар һәм яшүсмерләрнең рухи һәм физик үсеш алуларына ярдәм итәчәгенә ышанам», - диде ул.
Район башлыгы шулай ук хәйриячеләргә манеж төзелешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, төзүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Рөстәм Нигъмәтуллин яңачишмәлеләрне истәлекле вакыйга белән котлады һәм футбол манежының һәрвакыт кешеләр белән тулы булуын, Яңа Чишмә командаларының әлеге спорт төрендә югары призлы урыннар алуларын теләде.

Барлык җыелучыларны нефтьчеләр исеменнән Җәлил Мөхәммәтшин сәламләде һәм спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә футбол туплары һәм кирәкле өстәмә җиһазлар сатып алу өчен 1 млн сумлык сертификат бүләк итте.

Кызыл тасманы кискәннән соң кунаклар бинаны карап чыктылар, футбол уйнаучы малайлар һәм персонал белән сөйләштеләр. Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Вячеслав Козлов пенальти кертергә тырышып карадылар, әмма команданың яшь голкиперы Даниил Александров ике омтылышны да кире какты.

Аннары тагын бер күркәм объект - «Чишмәле» яшьләр үзәге ачылды. Элек биредә һөнәри-техник училище урнашкан иде. Быел яшьләр үзәкләрен капиталь ремонтлау һәм төзү буенча республика программасы ярдәмендә район яшьләре өчен уникаль үзәк булдырылды. Биредә үзләренең  иҗади ниятләрен тормышка ашырган дизайнерларның, проектантларның һәм архитекторларның тырышлыклары сизелә. Үзәк бик матур килеп чыкты һәм моны бирегә килгән барлык кунаклар да билгеләп үтте.

Яңа Чишмә халкын яшьләр үзәге ачылу белән котлап, Вячеслав Козлов төзүчеләргә, дизайнерларга һәм архитекторларга сыйфатлы эш итүләре, матур бизәлеш булдырганнары, бинаны реконструкцияләү буенча байтак эшләр башкарулары өчен рәхмәт белдерде, алдынгы төзүчеләрне һәм архитекторларны Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләде.

ТР вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин район халкын әлеге күркәм вакыйга белән котлап, республика программалары буенча мондый үзәкләрнең барлык районнарда да төзелүен билгеләп үтте һәм бу уникаль корылманың яшьләрне җәлеп итү үзәгенә әверелүен теләде, анда яшьләрнең сәләтләрен үстерү өчен барлык мөмкинлекләр булуын да билгеләп үтте.

Яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков шулай ук әлеге үзәкнең яшьләрне берләштерүенә өмет белдерде.

Яшьләр үзәге директоры Дарья Селиверстова «Чишмәле»дә үсеш алачак юнәлешләр турында сөйләде. Биредә бию һәм актлар залы, тавыш яздыру студиясе, коворкинг (эшлекле һәм дусларча аралашу өчен киңлек), креатив һәм универсаль остаханәләр, психолог кабинеты, киберспорт кабинеты, медиаүзәк һ.б. булачак.

Без исә яңа яшьләр үзәгенең беркайчан да буш тормавын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев