Яңа Чишмәдә Яшьлек урамында тротуар булачак
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә Яшьлек урамында тротуар булачак

«Алексеевскдорстрой» ААҖ юлчылары Яшьлек урамындагы тротуарны төзекләндерү эшләрен башкара.

Җәяүлеләр өчен 250 метр озынлыктагы тротуар шушы урамда, ә аннары Төзүчеләр урамында да булачак.

Эшне Сергей Скворцов бригадасы алып бара.

Юлчылар шулай ук Яңа Чишмә урта һәм башлангыч мәктәпләре территорияләренә асфальт салуны тәмамлыйлар.


Нет комментариев