Аңа 30 мең сум штраф салынган һәм ул 1 ел да 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.
2023 елның 14 августында 21 сәгать 10 минутта Благодаровка авылында яшәүче 24 яшьлек гр. Ваганов А. А. Чуаш Чабаксары авылының Совет урамында урнашкан 13 нче йорт янында Лада-Приора а/м руле артында исерек хәлдә булган.
Ул медицина тикшерүен узудан баш тарткан.
Гр. Ваганов А. А. эшне карап тикшерүгә килмәгән, сәбәбен аңлатмаган.
Яңа Чишмә мировой суды карары белән гр. Ваганов РФ КоАПның12.26 ст. 1 өлешендә каралган хокук бозуда гаепле дип таныла. Аңа 1 ел да 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф билгеләнгән.
— Карар 2023 елның 24 октябрендә законлы көченә керде, — дип хәбәр итте район ЮХИДИ идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Раил Шәфигуллин.
Нет комментариев