Яңа Чишмәдә исерек килеш транспорт белән идарә иткән шоферны хөкем иткәннәр
Ул 30 мең сумлык штрафка тартылачак һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.
2023 елның 9 мартында кичке сәгать тугызлар тирәсендә 21 яшьлек Лениногорск кешесе гр. Р.В. Заһретдинов Яңа Чишмә районы территориясендә Шкода Рапид а/м белән исерек килеш идарә иткән.
Гр. Р.В. Заһретдинов медицина тикшерүен узудан баш тарткан.
Ул эшне карап тикшерүгә килмәгән, эшне аның катнашыннан башка гына карауны сораган, үз гаебен тулысынча таныган.
Яңа Чишмә мировой суды карары белән гр. Р.В. Заһретдинов РФ КоАПның 12.26 ст. 1 өлешендә каралган хокук бозуда гаепләнә, аңа ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф билгеләнгән.
Карар 2023 елның 11 маенда законлы көченә керде, - дип хәбәр итте район ЮХИДИ начальнигы Евгений Михайлов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев