Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә юл хәрәкәте яшь инспекторларының район слеты узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Яшь инспекторлар хәрәкәтенә - 50 ел

Яңа Чишмә районының яшь инспекторлары юбилейлы датаны акцияләр, очрашулар, профилактик чаралар һәм укыту дәресләре үткәрү белән каршы алганнар. ЮИД хәрәкәте активистлары Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре ярдәме белән мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча аңлату эшләре, юл хәрәкәте иминлеге буенча агитация алып барганнар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны булдырмау буенча рейдларда катнашканнар, яктылыкны кире кайтаручы элементлар таратканнар һәм юлда күренерлек булыр өчен аларны ничек итеп дөрес куллану турында аңлатканнар.

Хәрәкәт оешуның 50 еллыгын билгеләп үтү өчен районның барлык мәктәпләреннән ЮИД командалары 9 мартта Яңа Чишмә гимназиясенә җыелган. Анда аларны һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар: ул көнне дә алар һәм аларның остазлары өчен актлар залын матур итеп бизәгәннәр.

Районның ЮИД хәрәкәтенә 17 команда керә, анда катнашкан балалар саны -141.

Мәктәп укучылары команда җитәкчеләре белән бергә үз сәламләүләрен әзерләделәр, үзләренең команда исемнәрен һәм девизларын әйттеләр.

Беренче булып сәхнәгә Архангел мәктәбе командасы күтәрелде һәм аларның матур чыгышлары бәйрәм чарасын башлап җибәреп, шулай ук дәртле итеп дәвам итәргә этәргеч булды.

Чараның сәламләү өлешеннән соң, аннары алар тематик викторинада үз белемнәрен күрсәттеләр, барлык катнашучыларга үз-үзеңне һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны ничек сакларга һәм ничек итеп җаваплы җәяүле булырга кирәклеген искәрттеләр.

Мәктәп укучылары белән «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ бүлекчәсе начальнигы Алина Филиппова, Яңа Чишмә районы буенча Юл хәрәкәте инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Алексей Кадымов, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшчәнлеге буенча мәгариф бүлеге методисты Нелли Сарбашевалар очраштылар.

Хәрәкәт активистлары белән бергә алар юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында лекция үткәргәннәр, юл билгеләре һәм светофор сигналлары турында сөйләделәр, ЮИДның барлыкка килү тарихы белән уртаклаштылар.

 Чара оешкан төстә, күңелле узды, тамашачылар ЮХК өлкәсендә белемнәрен яңарттылар, ә ахырдан катнашучылар истәлекле бүләкләр - методик материаллар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев