Яңа Чишмәдә машина йөртүче ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә маташкан
Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 34 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.
Ришвәт бирү
2024 елның 5 сентябрендә сәгать 10нар тирәсендә машина йөртүче гр. Т. автомобиль салонында Яңа Чишмә ЮХИДИ идарәсе начальнигына РФ КоАП 12.6 маддәсе буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзетмәс өчен 500 сум күләмендә ришвәт бирергә тырышкан. Машина йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылган.
Ялган документлар ясау
2024 елның 13 апреленнән 15 июньгә кадәр булган вакыт аралыгында билгесез шәхес 55 мең сум акчага ялган документ (Гр. А-га машина йөртү таныклыгы) ясап биргән. Һәм аны заказлы хат белән почта аша җибәргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев