«Яңарыш: Эпоска заманча караш» фестивалендә ТРның чигелгән картасы тәкъдим ителгән
Район яңалыклары

«Яңарыш: Эпоска заманча караш» фестивалендә ТРның чигелгән картасы тәкъдим ителгән

Картаны булдыруда халык һәм үзешчән осталар, шулай ук профессиональ рәссамнар катнашкан

ТРның чигелгән картасын тәкъдим итү тантанасы һәм ТР муниципаль районнарының традицион чигелгән сөлгеләр күргәзмәсе 23 июльдә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә «Яңарыш: Эпоска заманча караш» фестивалендә узган. 

Картаны ясауда халык һәм үзешчән осталар, шулай ук 43 районнан һәм 2 шәһәр округыннан чигү сәнгатен белүче профессиональ рәссамнар катнашкан.

Чигү осталарының эше республиканың төрле районнарына хас булган традицион чигү үрнәкләрен күрсәтә. 

Яңа Чишмә муниципаль районын Зирекле авылыннан чигүче Әхмәтшина Гөлшат Низам кызы тәкъдим иткән. Безнең район картасының эскизын һәм сөлгеләргә төшерә торган чигү рәсемнәрен Яңа Чишмә БСМ рәссам -педагогы Рамазанова Гөлүсә Минхарис кызы эшләгән.

ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин картаны чигүдә катнашкан осталарга зур рәхмәт белдергән һәм аларга Рәхмәт хатлары тапшырган.


Нет комментариев