Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Язгы чакырылыш ахырына якынлаша

Яңа Чишмә районыннан быел яз һәм җәй айларында 14 егет хезмәт итәргә китәчәк һәм шул рәвешле чакырылыш буенча план-задание үтәләчәк.

27 июньгә 9 егет гаскәрләргә озатылган. Киләсе озату — 30 июньдә. Бу көнне Петропавел Бистәсеннән Сергей Сальников һәм Дмитрий Паньшин, шулай ук Волчья Бистәсеннән Дмитрий Минаев хезмәт итәргә китәчәк.

Чакырылыш 5 июльдә тәмамланачак. Бу көнне гаскәрләргә Шахмайдан Рәсил Гатауллин һәм Екатерина Бистәсеннән Антон Фомин китәчәк.

17 егетнең демобилизацияләнүе көтелә, алтысы инде өйләренә кайткан. Контракт буенча 52 хәрби егет хезмәт итә, шуларның 15е — офицерлар (мобилизацияләнүчеләрне исәпкә алмыйча). Шушы көннәрдә тагын ике кеше хезмәт контракты төзергә җыена, хәзер алар медицина комиссиясен үтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев