Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Язгы ташу нинди булыр?

Районда язгы ташкынга каршы комиссия булдырылган, төп чаралар исемлеге расланган.

Яңа Чишмә районы су объектларында су басуның башлануы апрельнең беренче декадасында булыр дип фаразлана.
Халыкның иминлеген, биналарның, күперләрнең, юлларның, гидротехник корылмаларның (ГТС) саклануын тәэмин итү өчен район башкарма комитеты тарафыннан карарлар кабул ителгән һәм тиешле хезмәтләргә йөкләмәләр бирелгән.
Хәзер районда су басуга каршы чаралар үткәрелә. 2022 елда елга үзәннәре чистартылды, 1,5 километр озынлыктагы Студенец елгасы үзәнен һәм 0,4 километр озынлыктагы Шушма елгасын төзәтү буенча тирәнәйтү эшләре һәм чаралар башкарылды. Бу эшләр быел да дәвам итәчәк. Шулай ук Архангел Бистәсендә Шушма елгасында бозны кисү планлаштырыла. 2022 елның көзеннән 12 ГТСдан су агызылган.
Барлык су чыганаклары мониторингы системалы рәвештә үткәрелә һәм даими контрольдә тора.
Яңа Чишмә районы буенча Яңа Чишмә, Петропавел, Ленино, Әдәмсә, Архангел, Екатерина, Акъяр, Черемухово, Красный Октябрь авыл җирлекләрендә су басу куркынычы яный. Бу АҖләрдә куркыныч зонада 95 хуҗалык урнашкан, анда 252 кеше яши, шул исәптән 40 бала. Архангел Бистәсендә су басу зонасына шулай ук 46 метр озынлыктагы күпер дә эләгә. 
Районда су басуга каршы комиссия төзелгән, язгы ташуга әзерлек һәм су басу вакытында төп чаралар исемлеге расланган. Шулай ук һәр авыл җирлегендә эш планы эшләнгән, хәлне контрольдә тоту һәм кирәк булганда кичектергесез чаралар күрү буенча җаваплы кешеләр билгеләнгән.
Районда Шушма елгасында боз тыгылу куркынычы булган ике участок бар (Яңа Чишмәдә һәм Архангел Бистәсендә). Тиешле республика хезмәтләренә кирәк булганда шартлату эшләрен башкаруга гариза бирелгән. 
Юл хезмәтләре юлларда су үткәрү торбаларын чистарту белән шөгыльләнә башлаган. Район буенча алар барлыгы 405, шуларның 215енә - юлчылар, ә 190ына - авыл җирлекләре хезмәт күрсәтә.
Авыл җирлеге башлыкларына һәм хуҗалык җитәкчеләренә халыкны, мал-туар һәм матди байлыкларны су баса торган территорияләрдән, бигрәк тә югарыда атап үтелгән авыл җирлекләрендә эвакуацияләү зарурлыгы туган очракта вакытлыча урнаштыру пунктлары, көймәләр һәм башка коткару чараларын әзерләү турында кайгыртырга кирәк.
Язгы ташу чорында газ, энергия, су белән тәэмин итү, күпер корылмаларының тиешле эшләвен тәэмин итү бик мөһим.
Су басу куркынычы янаган җирдә яшәүче халыкка алдан әзерләнергә кирәк. 
Ашыгыч очракларда түбәндәге телефон номерлары аша мөрәҗәгать итәргә кирәк:
1. ЕДДС: 2-21-54, 01, 112, 101 (кәрәзле тел.)
2. ЭЭМБ: 02, 2-26-73, 102 (кәрәзле тел.)
3. Ашыгыч ярдәм: 03, 103 (кәрәзле тел.)
4. Райгаз: 04, 104 (кәрәзле тел.)
5. Район башкарма комитеты: 2-20-07, 2-20-09
6. Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты: 2-22-79.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев