Ике эре агрофирма — «Агро-Основа» һәм «Аксу-Агро» ҖЧҖ милекчеләрдән җир кишәрлекләрен арендага алу өчен түләүне әле башламаган да.
«Агро-Основа» ҖЧҖ якынча 24 млн сум, ә «Аксу-Агро» ҖЧҖ 700 мең сум түләргә тиеш. Бу агрофирмаларның җитәкчеләренә ашыгырга кирәк, чөнки 1 декабрьдән үк пайчылар белән 2024 елга җир кишәрлекләрен арендага алу турында килешүләр төзү буенча җыелышлар башланачак.
14 ноябрьгә исәпләнгән 55 млн сумның 22,4 млн сумы түләнгән. Арендага бирүчеләргә 7,4 млн сум акчалата, 283 мең сум печән (барлыгы 213 тонна, 1300 сум/тонна) һәм 14,1 млн сум ашлык (барлыгы 1400 тонна, 9,9 сум/кг) белән түләнгән.
Югарыда аталган ике агрофирмадан тыш, күпчелек авыл хуҗалыгы оешмалары пай өчен түләүне тулысынча тәмамлаган. «АгроРаздолье» ҖЧҖ 8,9 млн сумның 6,2 млн сумын түләгән һәм шушы көннәрдә калган өлешен тулысынча түләячәк.
Нет комментариев