Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Иминлек каешы ЮТҺдә үлү яки җәрәхәтләр алу ихтималын киметә

2023 елның 17 апреленнән башлап 23енә кадәр республика территориясендә «Иминлек каешы» дигән оператив-профилактик чара үткәрелә.

Татарстанда «Иминлек каешы» оператив-профилактик чарасы юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан иминлек каешларын куллануда адм. хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтү максатында үткәрелә. Ул 2023 елның 17 апреленнән 23енә кадәр уза», – дип хәбәр итә Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция майоры Евгений Михайлов.

«Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләре буенча, куркынычсызлык каешларын куллану ЮТҺ булган очракта үлү яки җәрәхәтләр алу ихтималын шофер һәм алгы утыргычта утырган пассажир өчен 50%-ка, арткы утыргыч пассажирлары өчен 25% -ка киметә.  Машина әйләнеп капланган очракта эләктергән иминлек каешы исән калу мөмкинлеген биш тапкырга арттыра.

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пунктына нигезләнеп, шуны әйтеп үтәргә кирәк: иминлек каешлары белән җиһазландырылган механик транспорт чарасын йөртүче - транспорт чарасында хәрәкәт иткән вакытта үзе дә каешны эләктергән булырга һәм каешларын эләктермәгән пассажирларны да ташымаска тиеш.

Иминлек каешларын куллану кагыйдәләрен бозуларны теркәү фотовидеофиксацияләү комплекслары тарафыннан автомат режимда гамәлгә ашырыла, шул рәвешле кагыйдәләрне бозган транспорт чаралары хуҗаларын адм. җаваплылыкка тартылу да каралган.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМнең Дәүләт автоинспекциясе түбәндәгеләрне искәртә:

Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез, юлларда бик игътибарлы һәм сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев