Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Иң мөһиме балаларның иминлеген тәэмин итү

Районда урамнарның һәм юлларның торышын яхшырту буенча шактый эшләр башкарылды.

 Яңа уку елы башлану белән иртән һәм төштән соң урамнарда укучылар күп. Юлларда һәм урамнарда аларның иминлеге ничек тәэмин ителә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча нинди эшләр башкарылган - бу хакта район юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов белән әңгәмә корабыз.

 -Ринат Рифгатович, яңа уку елы башлану белән балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә хәрәкәт итү мәсьәләләре актуальләшә.

- Әйе, бу мәсьәләләр даими контрольдә тора. Җәйге чорда без юлларның, автобус тукталышларының, балалар утырту урыннарының торышын тәэмин итә алдык. Өстәмә юл билгеләре кую, юл билгеләрен яңарту, мәктәп һәм балалар бакчалары янында, шулай ук үзәк урамнарда җәяүлеләр кичүләрен яңарту буенча шактый эшләр башкарылды.

- Билгеле булганча, балаларның хәрәкәт маршрутлары «өй - мәктәп - өй» дип билгеләнгән. Ул ничек башкарыла, мәктәп автобуслары һәр җирдә дә бармы?

- Без бу шартларны тайпылышсыз үтәргә тырышабыз. Безнең районда 10 мәктәп автобусы һәм шулай ук 10 мәктәп маршруты бар.

Кызганычка каршы, барлык автобуслар да түбән хезмәт хакы (23-24 мең сум) аркасында машина йөртүчеләр белән комплектланмаган. Бу мәсьәлә хәзер республика дәрәҗәсендә хәл ителә һәм 2025 елның 1 гыйнварыннан мәктәп автобусларын йөртүчеләрнең хезмәт хакларын арттырырга тиешләр. Ә агымдагы ел ахырына кадәр безнең район җитәкчелеге мәктәп автобусларын йөртүчегә ай саен өстәмә 10 мең сум түләргә карар кылды. Без машина йөртүчеләр җитмәү проблемасын хәл итүгә бик өметләнәбез.

Автобуслар хәрәкәте маршрутлары даими контрольдә тотыла. Шул исәптән-«ГЛОНАСС-112»ЕГИСка тоташтырылган тахограф һәм борт навигация җиһазларының эшләве. Балалар һәрвакыт укытучылар озатуында йөриләр.

- Ринат Рифгатович, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында муниципаль юл фонды хисабына нәрсәләр эшләп булды?

- Шактый эшләр башкара алдык. Билгеле булганча, район үзәгендә яңа «Ялкын» футбол манежы ачылды. Күпердән манежга кадәр тротуар салынды, Акъяр, Яңа Иванаево, Әдәмсә, Яңа Чишмә авылларында юлларга вак таш түшәлгән, шулай ук район үзәгендә Күл аръягы, Яшьләр, Совет урамнары участокларына асфальт салынган.

- Календарьда - сентябрь ахыры. Юлларны һәм урамнарны көзге-кышкы карап торуга әзерләнергә вакыт җитте.

 -Бик дөрес. Якын арада авыл җирлекләрендә юл - урам челтәрләрен кышкы карап тоту буенча хезмәтләр күрсәтүче оешмалар белән агымдагы ел ахырына кадәр дә, 2025 елга да контрактлар төзергә кирәк булачак.

 Техник задание буенча, подряд оешмасы тулы күләмдә инерт материаллар һәм реагентлар (комлы-тозлы катнашма, тоз, ком һ.б.), шулай ук кирәкле махсус техника булуны тәэмин итәргә тиеш. Без боларның барысын да контракт төзегәндә җентекләп исәпкә алачакбыз. 

- Эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәт сезгә, Ринат Рифгатович!

Сорауларны Азат Мусин бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев