Йөрәкләрдә битарафлыкка урын юк
Район яңалыклары

Йөрәкләрдә битарафлыкка урын юк

Яңа Чишмә районы башлыгы СВОда катнашучының балаларына ноутбук бүләк иткән

Райондашыбыз - өч бала атасы инде ике ел СВО зонасында хезмәт итә. Аның балаларын: икенче сыйныфта укучысы Валераны, беренче сыйныф укучысы Катюшаны һәм балалар бакчасына йөрүче Матвейны әбиләре Любовь Валентиновна тәрбияли.

Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов уку елы башлануның беренче көннәрендә мәктәп линейкасында балаларга ноутбук бүләк иткән. Ул балаларга исән-сау булуларын, уңышлы укуларын, әбисен тыңлауларын һәм Ватанны саклаучы әтиләре белән горурлануларын теләгән!

Яңа Чишмә районы башлыгы СВОда катнашучының балаларына ноутбук бүләк иткән

 


Нет комментариев