Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Юлчыларның кызу эш чоры

«Алексеевскдорстрой» ААҖнең Яңа Чишмә филиалында 100 дән артык юлчы Шәле-Баулы автомобиль юлын төзүдә мәшгуль.

- Бу федераль трассада эш тәүлек әйләнәсе бара, безнең филиалдан 70 берәмлек техника җәлеп ителгән, - ди филиал начальнигы Динар Әхмәтшин.

Безнең районда яшәүчеләр әлеге федераль юлның ничек масштаблы һәм оператив рәвештә төзелүен күреп торалар.

 Агымдагы елда 146 километр озынлыктагы участокта автомобиль юлы, күперләр һәм юл үткәргечләр төзелеше тәмамланачак.

- Бу участокның 102 км төзелешенең генераль подрядчысы - «Алексеевскдорстрой» ААҖ, - ди Динар Әхмәтшин.

- Төзелешкә җәмгыятьнең 250дән артык юлчысы җәлеп ителгән, шул исәптән безнең филиалдан – 100дән артык. Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнары чикләреннән Волчья Бистәсеннән ерак түгел, шулай ук Екатерина Бистәсеннән Чистай районы чигенә кадәр юл участогында эшлибез. Эш тәүлек әйләнәсе бара, безнең янәшәдә Белоруссиядән, Россиянең башка төбәкләреннән килгән юлчылар да эшли.

- Безнең район территориясендә юлүткәргечләр һәм юл чишелешләре (развязка) төзеләчәкме?

– Әйе, Красный Октябрь белән Волчья Бистәсе арасындагы юлда Әлмәт - Алексеевск түләүле автоюлына керү белән зур юл чишелеше барлыкка киләчәк, ә Черемухово Бистәсе юлында федераль трассаны өстән кисеп узучы юлүткәргеч төзелә (Яңа Иванаево янындагы кебек).

– Архангел Бистәсеннән ерак түгел Яңа Чишмә - Ширәмәт - Кармалы автомобиль юлын капиталь ремонтлау кайчан тәмамланачак?

- 3,6 километр озынлыктагы автомобиль юлының бу участогын август уртасына файдалануга тапшырырга планлаштырабыз. Финанслау бар (175 млн. сум), мастер Радик Гарифуллин җитәкчелегендә көн саен 15 кеше һәм 10 берәмлек техника эшли. Эшләр тәүлек әйләнәсе 2 сменада алып барыла.

КамАЗ машиналарын йөртүчеләр Фәрхәт Шәрипов, Николай Зубов, юл эшчесе Евгений Елисеев һәм башкалар намус белән эшлиләр.

Моннан тыш, безнең бригадалар район үзәгендәге Совет, Пролетар, Яр буе, Отрадная урамнарындагы юлларга асфальт-бетон түшәп, ремонт ясыйлар. Бу максатларга 15 млн. сум күләмендә финанслау каралган.

Сергей Скворцов бригадасы Яңа Чишмә - Ширәмәт автоюлында су үткәрү торбасын сала. Р. ГАРИФУЛЛИН фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев