Капиталь ремонттан соң Мәдәният йортлары балкып тора
30 августта, Республика көнендә, районда сөенечле вакыйга булды – капиталь ремонттан соң Акъяр һәм Зирекле авыллары Мәдәният йортлары ачылды.
Мәдәният йортларын капиталь ремонтлау “Бердәм Россия” партиясенең “Мәдәни мохит” милли проекты аркасында мөмкин булды. Республика программалары буенча әлеге максатларга 15 млн. сумнан артык акча сарыф ителгән.
Акъяр АМЙ да ШЭ М.Манукян төзүчеләре тарафыннан сыйфатлы һәм зур күләмле капиталь ремонт башкарылган. Түбәсе, тәрәзәләр, ишекләр, җылыту системасы тулысынча яңартылган, яңа сәхнә, креслолар, веранда, котельный, яңа коймалар пәйда булган, бина тышкы яктан керамогранит белән тышланган. АМЙ га кадәр асфальт юл салынган.
Шундый зур капиталь ремонтны үткәрүгә район җитәкчелегенең Акъярда туып үскән, “Татэнергосбыт” ААҖ гендиректоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов аша Татарстан Президентына мөрәҗәгате дә нык ярдәм иткән. Өстәмә акчалар бүлеп бирелгән, шулар ярдәмендә Мәдәният йорты тагы да матурайган.
АМЙ га җыелган акъярлыларны район башлыгы Вячеслав Козлов Республика көне һәм шушы сөенечле вакыйга белән җылы котлады. Ул республика программалары буенча районда күп нәрсәләр эшләнә, аларның инициаторы булып “Бердәм Россия” партиясе тора, дип билгеләп үтте, район тормышына кагылышлы мәсьәләләргә тукталды һәм барысын да 8 сентябрьдә узачак Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда актив катнашырга чакырды.
Җирле АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин кыскача гына соңгы елларда авыл җирлеге башкарма комитетының башкарган эшләре турында сөйләде, авылдашларын шушы яңа ремонт ясалган бинага, җиһазларга, инвентарьларга сакчыл карауларын һәм сайлауларда актив катнашырга чакырды. Ул шулай ук төзүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр дә тапшырды.
... Аннан соң Зирекледәге капиталь ремонтланган Мәдәният йортын тантаналы шартларда ачу чарасы булды. Бүлеп бирелгән республика акчаларына “Чишмәсервис” ҖЧҖ төзүчеләре (җитәкчесе Шәүкәт Сабиров) байтак эшләр башкарганнар – бина металлосайдинг белән тышланган, җылыту һәм канализация системалары алыштырылган, яңа тәрәзәләр, ишекләр урнаштырылган, түшәмне яңартканнар, стеналар һәм идәннәр яңа буяулардан балкып тора.
Вячеслав Козлов һәм мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты рәисе Иван Гущин зиреклеләрне Республика көне һәм капиталь ремонтның төгәлләнүе белән котладылар.
Җирле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов соңгы елларда җирлектә эшләнгән һәм эшлисе эшләр турында кыскача гына сөйләп үтте, шулай ук “Чишмәсервис” ҖЧҖ төзүчеләренә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Азат Мусин.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев