Тукай районында яшәүче кешегә Яңа Чишмә районы юлында кагыйдәләрне тупас бозганы өчен штраф салганнар.
Яңа Чишмә Дәүләт автоинспекциясе ЮХКен тупас бозуны теркәгән: УАЗ автомобилен каршы як полосага чыгу тыелган урында узып китү (юлның ике ягы тоташ линия белән чикләнгән җирдә). Бәхеткә, юл-транспорт һәлакәте булмаган, әмма кагыйдә бозу очрагын күрмичә калмаган ЮХИДИ инспекторлары «Hyundai Porter» автомобилен туктатып, беркетмә төзегәннәр. Шофер 5000 сум күләмендә штраф түләячәк.
«Мондый хокук бозу өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчене РФ КоАПның 12.15 ст. 4, 5 ч. буенча штрафка тарта, штраф 5000 сум тәшкил итә яки шофер 4 айдан 6 айга кадәрге вакытка машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә», - дип искәртә ЮХК инспекторы, өлкән лейтенант Алексей Кадымов.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев