«Кешеләргә күңел җылысы бүләк итәбез»: Өлкәннәр көне алдыннан петропавеллылар игелек акциясе үткәргәннәр
Район яңалыклары

«Кешеләргә күңел җылысы бүләк итәбез»: Өлкәннәр көне алдыннан петропавеллылар игелек акциясе үткәргәннәр

Петропавел АМЙ белгечләре ялгыз яшәүче өлкәннәр янына барганнар.

«Безнең өлкән буын кешеләребез, яшь авылдашларыбызның игътибарына сокланып таң калдылар», - ди мәдәният йорты директоры Светлана Соловьева.

- Мәдәният хезмәткәрләре аларга өйләрен тәртипкә китерүдә, бакчадан яшелчәләр җыярга, утыннарны өяргә ярдәм иттеләр.

Бу көнне безнең һәрберебез ялгыз өлкәннәр йортына шатлык китерде, аларга көн саен кирәк булган игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтте.

Акциянең «Исегездә тотыгыз: иртәгә соң булырга мөмкин, өлкән буынга игелек һәм хөрмәт бүләк итәргә бүген өлгерегез!» дигән девизы авылдашларыбыз йөрәгендә үз урынын тапты .

Картларны саклагыз, аларны хөрмәт итегез!


Нет комментариев