Халык автобус маршрутыннан канәгать
Көненә ике тапкыр район үзәгеннән торак пунктларга кадәр барып, кире кайтучы автобус маршрутлары ачылуга тиздән бер ел була.
- Чирмешән АТПның лизинг буенча алынган дүрт автобусы 8 маршрут буенча пассажирларга хезмәт күрсәтә, агымдагы җәйдә Н.П. Лебедкага чаклы да рейс ачылды, - ди АТП механигы Әнәс Шакирҗанов. - Алар Чертуш һәм Өргәнчәдән кала барлык торак пунктларга да йөриләр, бигрәк тә тәжрибәле шоферлар Николай Парамонов һәм Василий Маланчев адресына пассажирлардан бары җылы сүзләр генә керә.
Район эчендә автобус маршрутлары ачылудан район халкы бик канәгать, кешеләр утырып хастаханәгә, КФҮ, сәүдә үзәкләренә һ.б. килә. Агымдагы елның 8 аенда 11 мең тирәсе пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бигрәк тә Сөлчәбаш, Горшково һәм Чуаш Чабаксары авылларына чаклы маршрутларга сорау зур.
- Кызганычка каршы, кайбер маршрутларда пассажирлар күп түгел һәм аларны ташудан кергән акча шоферларга хезмәт хакы түләү, ЯММ, амортизация һ.б. буенча барлык чыгымнарны да капламый. Бу социаль-мөһим мәсьәлә булуын исәпкә алып, чыгымнарның бер өлеше республика бюджеты хисабына компенсацияләнә. Автотранспорт предприятиесе ай саен 400 мең сумга якын субсидия ала, - ди район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова.
Безнең белән сөйләшкәндә Чирмешән АТП директоры Илдус Хәлимов саллы финанс ярдәме күрсәткәннәре өчен республика һәм Яңа Чишмә районы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм хезмәт күрсәтүне яхшырту буенча пассажирларның барлык тәкъдимнәрен исәпкә алырга вәгъдә бирде.
Азат МУСИН.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев