«Киез итекле хоккей»
Соңгы елларда традициягә керә башлаган хатын-кызлар арасында «Киез итекле хоккей» уены Чаллы Башы авылында алдагы елларда урам ярышлары итеп үткәрелсә, быел яңа масштабта уздырылды.
Ярышка Шахмай, Чертуш авылларыннан уенчылар килде. Яшь аралыгы (24-63) төрле булса да, хатын-кызларның җиңү рухы көчле иде. Уен барышында үз-үзләрен аямый, үҗәтләнеп, азарт белән уйнадылар. Уенны карарга килүче җанатарлар аларга көч-дәрт өстәп тордылар. Ярышларның өч ел рәттән гадел хөкемдары булган Ренат Миннебаев бу юлы да үз эшен яхшы белүен күрсәтте Уен барышындагы төрле ситуацияләрдән чыга белүе күп еллар мәктәптә физкультура дәресләрен укытуы белән дә бәйле.
Нәтиҗәдә, Чаллы Башы "Алга" командасы беренче урын яулады һәм күчмә кубок иясе булды. Икенче урынга Шахмай "Акбарс" командасы һәм өченче урынга иң өлкән команда - Чертуш авылыннан "Ялкын" командасы чыкты.
Шахмай авыл җирлеге башлыгы Наилә Илалова командаларны бүләкләп, үзенең матур теләкләрен җиткерде. “Ә без үз чиратыбызда, барлык командаларга, җанатарларга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез, саулык, сәламәтлек теләп калабыз. Алдагы елларда да очрашырга насыйп итсен”, - ди әлеге чараны оештыручы АМЙ мөдире Илсөяр Дәүләтшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев