Көзге чакырылыш дәвам итә
Район яңалыклары

Көзге чакырылыш дәвам итә

14 ноябрьгә Яңа Чишмә районыннан 9 егет хезмәт итәргә китте.

Алтысы инде Мәскәү, Ленинград, Самар өлкәләрендә һәм Мари-Элда хәрби частьләрдә, өчесе шушы көннәрдә хәрби частьләргә җибәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, көзге чакырылыш кампаниясе 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр уза һәм егетләр СВО зонасына җибәрелмәячәк.

Быел безнең районнан 24 кеше СВО зонасына контракт буенча хезмәт итәргә китте.


Нет комментариев