Көзге каникул
2023 елның 25 октябреннән 6 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән киң масштаблы «Көзге каникул» чарасы узачак.
16 яшькә кадәрге балалар катнашындагы юл һәлакәтләре статистикасы борчылу өчен җитди сәбәп булып тора.
2023 елның 9 аенда республика юлларында 347 ЮТҺ теркәлгән, анда 11 бала һәлак булган һәм 361е зыян күргән. Узган ел белән чагыштырганда ЮТҺләр саны 18гә һәм зыян күргән балалар саны 14 кешегә арткан, шул ук вакытта һәлак булган балалар саны узган ел дәрәҗәсендә калган. Агымдагы елның октябрь аенда ЮТҺләрдә тагын өч баланың гомере өзелгән.
Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу фактлары 12 ЮТҺдә теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 12се яраланган.
147 ЮТҺ җәяүле балалар катнашында булган, анда 3 бала һәлак булган һәм 147 баланың сәламәтлегенә зыян килгән.
Велосипедта йөрүче балалар катнашында 54 ЮТҺ теркәлгән, анда 54 бала зыян күргән.
Механик транспорт чаралары белән идарә итүче балалар катнашында 10 ЮТҺ булган, анда 10 бала яраланган.
Балалар катнашындагы аварияләрне киметү, юлларда балалар һәм яшүсмерләрнең үз-үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен тәрбияләү максатыннан, 2023 елның 25 октябреннән 6 ноябренә кадәр республикада «Көзге каникул» дип исемләнгән профилактик чаралар уза.
Яңа Чишмә районының барлык мәгариф учреждениеләрендә ата-аналар җыелышлары, башка балалар учреждениеләрендә укучылар һәм тәрбияләнүчеләр белән куркынычсыз каникул темасына әңгәмәләр оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев