Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Күпчелек мөрәҗәгатьләр уңай хәл ителгән

Яңа Чишмә муниципаль районы җирле үзидарә органына 2018 елның I яртыеллыгында гражданнардан 429 мөрәҗәгать кергән, үткән елның шул ук чорыннан 80 мөрәҗәгатькә азрак. Район авыл җирлекләре Советларында  һәм башкарма комитетларында да шул ук хәл.


- Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрнең шактый кимүе гражданнарны шәхси кабул итүләр үткәрү кысаларында килеп чыкты,- дип хәлгә аңлатма бирә район башлыгы ярдәмчесе Вячеслав Темников. - Әгәр дә 2017  елның I яртыеллыгында 73 мөрәҗәгать булган булса, 2018 елның I яртыеллыгында нибары 45 кенә. Шулай ук хәбәрдарлык тартмалары аша гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр саны да кимеде: 2017 елның I яртыеллыгында 13, ә 2018 елда -  6.
Яңа Чишмә районы халкы район хакимиятенең Интернет – кабул итүе аша җирле  үзидарә органнарына ешрак  мөрәҗәгать итә башлады: 2017  елның I яртыеллыгында 11 мөрәҗәгать, 2018 елда — 14. Халык ТР “Халык контроле“ дәүләт информацион системасыннан да еш файдалана башлады (2017 елда — 7, 2018 елда — 12) һәм хәл ителгән мөрәҗәгатьләр 66,7 % тәшкил итте.
Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карау өлкәсендә икътисад популяр тематика булып тора, барлыгы 275 мөрәҗәгать, ягъни кергән мөрәҗәгатьләрнең гомуми өлешеннән 64,1 %. Аннан – социаль өлкә, барлыгы 98 мөрәҗәгать, ягъни гомуми өлештән 23 %. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе буенча 45 мөрәҗәгать кергән, гомуми өлештән 10,4 % тәшкил итә. “Башка сораулар“ өлкәсе буенча гражданнардан 11 мөрәҗәгать кергән, 2,5 % тәшкил итә.
Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карау кысаларында кергән уңай хәл ителгән мәсьәләләнең гомуми саны – 272, ягъни 2018 елның I ярты елында кергән мөрәҗәгатьләрнең гомуми өлешеннән 63,5 %. Өстәвенә хәзергесе вакытта  гражданнардан кергән 28 мөрәҗәгать тиешле власть һәм оешма карамагындагы органнарга җибәрелгән.
Мөрәҗәгать бирүчеләр адресына нигезле төстә кире кагылган 42 җавап юлланган.  2018 елның 7 августына гражданнардан кергән 87 мөрәҗәгать районның җирле үзидарә  органнары һәм оешмалардагы җаваплы кешеләр каравында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев