Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Ленино мәктәбе яңара

2012 елдан бирле "Мәктәпләргә капиталь ремонт" республика программасы буенча 5 мәктәпкә ремонт үткәрелгән. Быел исә 2 мәктәп ремонтлана. 2015 елга Петропавел Бистәсендәге мәктәпкә ремонт һәм Черемухово Бистәсендә мәктәп төзү каралган. Укучылар парта артында утырып, белем эстәгәндә, Ленино урта мәктәбе йортында пандус ясыйлар иде. Димәк, яңа уку елында мәктәпкә әлегә чаклы...

1 миллион 300 мең сум күләмендә акча "Кулай мохит" программасы буенча бүлеп бирелгән. Пандус кору буенча эшләр 45 процентка үтәлгән инде, аннан соң төзүчеләр керә торган ишекне сүтеп алып, аны тагы да киңрәккә алыштыру эшенә керешәчәкләр. Мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар да чыңлады һәм кабинетларда, коридорларда җылылык системаларын сүтә башладылар.
-Ул тагы да заманчарак һәм экономиялерәгенә алыштырылачак - радиаторлар биметаллдан һәм пропилен торбалардан булачак, - дип сөйләде безгә (әлеге объектта өч бригада эшли) төзелеш оешмасы җитәкчесе Шәүкәт Сабиров.
-Ленино мәктәбендә безгә 9 миллион сумнан артык күләмдәге эшләр башкарасы бар. Әлеге акчалар "Мәктәпләргә капиталь ремонт" программасы буенча бүлеп бирелде. Бүгенгесе көндә тәрәзәләр алыштырылды, санузелларга капиталь ремонт үткәрелде. Суүткәргечләрне, бүлмә эчендәге ишекләрне алыштырачакбыз (90 см-га), бусагаларны алачакбыз. Әлегә килешү юк, тик эчке эшләрне тулысынча төгәлләгәч, булыр, мөгаен, ә без аларны 1 августка чаклы башкарып чыгарга тиешбез, мәктәп бинасының алгы ягын тышлау һәм җылыту эшләрен башлыйбыз. -Эшне тулысынча 25 августка чаклы төгәлләячәкбез, - дип ышандырды безне Шәүкәт Сабиров.
Мәктәп коллективы башта капиталь ремонт ясаласын ишеткәч сөенгән булса да, капиталь ремонт программасына түшәмнәрне, стеналарны ремонтлау кебек эшләр кермәвен белгәч, бераз көенгән.
Үзегез күреп торасыз, безнең кабинетларда түшәмдәге штукатурка җимерелеп парта өсләренә коела. Яңа уку елына чаклы түшәмдә косметик ремонт үткәрергә тырышсак та, проблема хәл ителми, - дип сөйлиләр башлангыч сыйныф укытучылары. Без мәктәптәге проблемалар турында РМБ мөдире Александр Еронтьевка сөйләдек. Ул менә ни дип җавап бирде: - Бу мәсьәләләр район башлыгы Вячеслав Козлов дәрәҗәсендә хәл ителде, ул муниципалитет счетында акча булуга класс бүлмәләрен ремонтлау өчен материалга акча бүлеп биреләчәк, дип ышандырды.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев