Менә дигән сәяхәт
Район яңалыклары

Менә дигән сәяхәт

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр, хәрби хезмәткәрләр гаиләләре һәм күп балалы гаиләләр «Менә дигән сәяхәт» дип исемләнгән экскурсиядә булганнар.

Аны Чистай муниципаль районы һәм Чистай шәһәре территориясендә  Татарстан Республикасының ВОРДИ төбәк бүлеге, «Көч - балаларда» ХФ,  «ДАР» АНО тернәкләндерү үзәге катнашында «Яңа офыклар» АНО Граждан инициативаларына ярдәм итү үзәге оештырган. 

Яңа Чишмә районыннан бер төркем гаиләләрнең катнашуы Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан хупланган.

Экскурсия маршрутына өч локация кертелгән:

1) Балалар һәм әти-әниләр Чистай шәһәренең тарихи үзәгендә булганнар (Скарятин бакчасына кергәннәр, Кама елгасының яр буенда йөргәннәр);

2) «Камалия» үзәгендә алар өчен мастер - класс үткән, анда балалар һәм ата-аналар «Арт-лаборатория»дә  дә булганнар. Биредә балаларның эмоциональ халәтенә йогынты ясый торган арт-терапия үткәрелгән.

3) Чистай районының «Сарсаз - Агротур» терлекчелек фермасына экскурсия булган. Бу яңа гаҗәеп туристлык үзәге, анда 20дән артык төр хайван яши, шул исәптән сирәк очрый торганнары да. Гаиләләр сыер саву буенча мастер - класста катнашканнар, арбада йөргәннәр һәм фермада яшәүче терлекләрне дә күргәннәр.

Экскурсиянең йомгаклау этабында гаиләләр фермада җитештерелгән продуктлардан әзерләнгән төшке аш белән сыйланганнар һәм дустанә шартларда аралаша алганнар.


Нет комментариев