Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Паркның өченче чиратын ачу чарасы булды

8 декабрьдә Яңа Чишмәдә тантаналы шартларда мәдәният һәм ял итү паркының өченче чиратын ачу чарасы булып үтте. Яңа парк территориясендә республика программасы буенча җәмәгать киңлекләрен үстерүдә архитектура эшләре төгәлләнгән: монда парк сәхнәсе, сулык һәм тулаем территорияне төзекләндерү эшләре кергән.

Тантанада район үзәгендә яшәүчеләр, кунаклар һәм районның рәсми кешеләре катнашты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үз чыгышында Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Экология елы һәм Махсус саклана торган табигый территорияләр елын да парк ачуның әһәмиятле булуын ассызыклады һәм болай дип билгеләп үтте:
- Элек ташландык булган урында пәйда булган парк бүгенгесе көндә авылны бизәп тора һәм бу безне хәзерге һәм киләчәк буын өчен кече Ватаныбызны якын итә, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, аларда туган якка мәхәббәт уятуда, табигатькә сакчыл караш булдыруда мөһим роль уйный.
Җыелучыларны сәламләгәндә ул шулай ук әлеге ял итү зонасы буш тормас дигән өметен дә белдерде.
Ринат Рифгат улы төзелеш оешмасы директоры Шәүкәт Сабировка, әлеге парктагы объектларның үзенчәлекле сәнгать һәм техник идеяләрен тормышка ашыручы Юрий Чумаковка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Узып баручы 2017 ел Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы дип игълан ителгән иде. Шуның белән бәйле рәвештә экология конкурсына нәтиҗәләр ясалган иде һәм бу көнне аның җиңүчеләренә: шәхси эшмәкәр Фәнил Саматовка, "Шешмаойл" ҖЧҖ-гә һәм Яңа Чишмә авыл җирлеге коллективына Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чараны алып баручы Илназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновлар һәм Анна Суворова яңачишмәлеләргә әлеге чара истәлекле дата - ватаныбыз Геройлары көне алдыннан үтүен искәрделәр. Ә безнең горурланыр кешеләребез бар, безнең районда Советлар Союзы Геройлары Борис Чекин һәм Федор Савельевлар туган.
Бу көнне Россиянең яшь гражданнары өчен онытылмаслык тагын бер вакыйга булды. Екатерина Ханжина, Родион Андриянов һәм Валентина Якимкиналар мөһим документ - паспортлар алдылар. Көчле алкышлар астында паспортларны аларга "Бердәм Россия" БСП-нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфия Бикбова һәм "Яшь гвардия" яшьләр иҗтимагый бүлекчәсе җитәкчесе Снежана Воронцовалар тапшырды. Яңа Чишмә МЙ-ның "Зажигай" вокаль төркеме үзләренең "За веру" җыры белән аларны бик җылы котладылар.
Яңа сәхнәдә шулай ук "Сурэкэ" ансамбле белән Зинаида Кондеева (Ленино МЙ), "Илем" (Чуаш Чабаксары МЙ) һәм "Архангел чибәре" (Архангел МЙ) - ансамбльләре дә чыгыш ясады.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев