Петропавел Бистәсендә СВО зонасында һәлак булган сугышчыны соңгы юлга озаттылар
18 сентябрьдә Петропавел Бистәсендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган Александр Петровичевны соңгы юлга озаттылар.
Аны соңгы юлга озатырга авылдашлары, туганнары, дуслары, район хакимияте вәкилләре, учреждение хезмәткәрләре килгән иде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов Александрның әнисе, хатыны һәм балалары, туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты.
- Бу безнең барыбыз өчен дә бик авыр югалту. Хәрби операциядә катнашып, Александр Александрович үзенең хәрби бурычын батырларча үтәде һәм Ватан өчен гомерен бирде. Аның исеме районда мәңгеләштереләчәк, безнең барыбыз өчен дә ул мәңгегә герой булып калачак.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм Әлмәт районы башкарма комитеты вәкиле Дамир Яфизовлар да кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерделәр.
Контрактка кул куйганчы Александр Петрович Әлмәт шәһәрендәге «Алнас» предприятиесендә токарь булып эшләгән, үзен ярдәмчел һәм намуслы кеше буларак күрсәткән. Аның хатыны һәм ике баласы калган.
Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Александр Петровичев вафат булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Бүләкне аның әнисенә һәм хатынына тапшырдылар.
Александр Петровичевны соңгы юлга хәрбиләрчә хөрмәтләп озаттылар. Якташыбызның якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев