Петропавел Бистәсеннән кулдан киселгән токмач СВО зонасына гуманитар йөк белән озатылачак
СВО зонасындагы махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм йөзеннән «Солдатлар өчен өй токмачы» акциясенә Петропавел Бистәсе хатын-кызлары да кушылган.
Авылның иң игелекле һәм ярдәмчел хуҗабикәләре СВО зонасына озату өчен токмач әзерләргә җыелганнар. Токмач камырын күңел җылысын биреп басканнар. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итәргә теләүчеләр саны арта бара. Тырышып әзерләнгән ризык, туган якларын, якын кешеләрен искә төшерергә ярдәм итәчәк.
Бу хакта безгә Петропавел АМЙ директоры Светлана Соловьева хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев