Район башлыгы Вячеслав Козлов сугыш ветераннарын котлаган
Район яңалыклары

Район башлыгы Вячеслав Козлов сугыш ветераннарын котлаган

Бүген, 22 февральдә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан район башлыгы Вячеслав Козлов сугыш ветераннары янында булган.

Ул Тубылгы Тау авылыннан Хәниф Зарипов, Петропавел Бистәсеннән Григорий Быков, шулай ук Тубылгы Тау авылында яшәүче әфганчы Инсаф Хәйруллиннарның өйләренә барган һәм Черемухово Бистәсеннән СВО зонасында һәлак булган Данила Малолетковның әти-әнисе янында булган.
Район башлыгы барысыннан да сәламәтлекләре турында сорашкан, көнкүреш шартлары белән кызыксынган, аларның сорауларын тыңлаган һәм бәйрәм белән котлап, азык-төлек җыелмалары тапшырган.


Нет комментариев