Район-безнең уртак йортыбыз
Төзекләндерү буенча икеайлык май азагында төгәлләнде, шушы дәвердә оешма хезмәткәрләре һәм халык үз учреждениеләре территорияләрен һәм йорт тирәләрен тәртипкә китерде.
Бу бик тә яхшы, тик... төзекләндерү моның белән генә бетми, аларны җәй һәм көз буе тиешле хәлдә тоту кирәк.
Бюджет оешмалары хезмәткәрләре хәзер дә әлеге фронтта удар хезмәт куя: юл кырыйларын чабалар, чишмәләрне төзекләндерәләр, аларны тагы да матур һәм чиста итәргә тырышалар.
Район җитәкчелеге район халкына алардан үрнәк алырга, үзләренең йорт һәм йорт янындагы территорияләрен тәртипкә китерергә, үләннәрне һәм каракураларны чабып алырга чакыра . Әгәр дә район – безнең уртак йортыбыз икән, анда яшәүче халык та бер гаилә кебек хезмәт итәргә тиеш, шул чакта гына бу йортта яшәве күңелле һәм уңайлы булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев