Районда коррупцион торыш турында яңачишмәлеләр ни уйлый
Коррупцион характердагы күренешләр җәмгыятьнең барлык катламнарына да үтеп керә, бу зур проблема, аларны хәл итү өчен төрле яклап тикшеренү кирәк.
Социологик тикшеренүләр ярдәмендә коррупцияне өйрәнү - гомумдөнья практикасы.
Татарстанда коррупцияне өйрәнү буенча социологик тикшеренүләр 2005 елдан бирле үткәрелә. 2019 елда «Татарстан Республикасында коррупция турында халык фикерен өйрәнү» дигән социологик тикшеренү уздырылды. Ул көнкүреш коррупциясенең асылын һәм дәрәҗәсен өйрәнү максатыннан халык арасында үткәрелде.
Яңа Чишмә районында да шулай ук социологик тикшеренү үткәрелде һәм яңачишмәлеләр моңа менә ничек җавап бирделәр:
- Сораштырылган респондентларның 15% ы Татарстан Республикасында коррупциянең “югары” дәрәҗәдә булуын әйтте;
- Сораштыруда катнашкан респондентларның 7% ы 2019 елда коррупция ситуациясенә эләккән, бу 2018 ел белән чагыштырганда 2 тапкыр кимрәк – 15%;
- Яңа Чишмә районында сораштырылган респондентларның 70% тан артыгы медицина структурасында коррупциячеллекне күрсәткән;
- түбәндәге өлкәләрдә аффилирацияләнгән (туганлык элемтәләре яки дуслык мөнәсәбәтләре) затларны җәлеп итеп, вазифадан явызларча файдалану фактлары турында күрсәттеләр:
респондентларның 40% тан артыгы - мәгариф өлкәсендә
респондентларның 20% тан артыгы - төзелеш өлкәсендә
респондентларның 20% тан артыгы - хокук саклау органнарында
- респондентларның 30% тан артыгы өчен коррупциягә каршы чаралар турында җирле массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан тәкъдим ителгән мәгълүматлар җитәрлек түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев