Редакция призлар уйнатуда катнашучыларны бүләкләрен алырга чакыра
21 июльдә «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясендә абунәчеләр арасында бүләкләр уйнатылды
Азат Мусин төп бүләкне Ландыш Җамалетдиновага тапшыра.
Г. Гыйльметдинова фотосы.
17 июльгә кадәр редакция призлар уйнатуда катнашу өчен безнең газетага язылу турындагы квитанцияләрне кабул итте. Квитанцияләрен 127 кеше җибәргән.
Редакция хезмәткәрләре һәм Яңа Чишмә почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы Энҗе Зыятдинова составындагы комиссия призлар уйнатуны газетаның ВКонтакте социаль челтәрендә турыдан-туры эфирда үткәрде (аны безнең Ютуб-каналда да карарга мөмкин).
Иганәчеләребез Ринат Мухитов, Рамил Нуртдинов, Нияз Галәветдинов, Любовь Гулькова, Фәнил Саматов һәм Рафис Хәбибуллин акчаларына сатып алынган барлыгы 20 приз уйнатылды.
Төп бүләкне — даими спонсорыбыз Ринат Мухитовтан электр иттарткычын Чаллы Башы мәктәбе укытучысы Ландыш Җамалетдинова отты.
— Район газетасына 30 елдан артык язылабыз, кызыксынып укыйбыз. Элек призлар уйнатуда катнашканым булмады, ә быел квитанциямне җибәрүгә төп бүләккә ия булдым. Бик сөендем, рәхмәт сезгә, — ди Ландыш.
Түбәндә без призлар яулаган бәхетле кешеләрнең исемнәрен бастырабыз һәм аларны безнең редакциягә эш көннәрендә сәгать 8дән кичке бишкә кадәр килеп алуларын сорыйбыз (үзең белән паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ булу шарт).
Шешолин М. А. (Яңа Чишмә) — лейка
Михеева Л. В. (Яңа Чишмә) — стаканнар җыелмасы
Каришева О. Л. (Чуаш Чабаксары) — стена сәгате
Симонов Н. И. (Екатерина Бистәсе) — рулетка
Гурьянова М. А. (Рус Чабаксары) — стаканнар җыелмасы
Финагентова М. И. (Екатерина Бистәсе) — тырма
Абдуллин Р. Р. (Шахмай) — фонарь
Митрясова О. А. (Екатерина Бистәсе) — сөлге
Лаврова В. А. (Ленино) — будильник
Завалишина Н. А. (Яңа Чишмә) — лейка
Минһаҗева Л. М. (Яңа Чишмә) — стаканнар җыелмасы
Михайлова Ю. А. (Яңа Чишмә) — сөлге
Милютина Т. Г. (Екатерина Бистәсе) — стаканнар җыелмасы
Кондеева З. В. (Ленино) — прожектор
Дунаев В. А. (Яңа Чишмә) — стена сәгате
Хорьков А. А. (Екатерина Бистәсе) — сөлге
Ермолаев А. И. (Благодаровка) савыт — саба җыелмасы
Бикулова С. В. (Чуаш Чабаксары) — лейка
Фәттахова Р. А. (Яңа Чишмә) — стаканнар җыелмасы
Җамалетдинова Л. И. (Чаллы Башы) электр иттарткыч (төп бүләк).
Без абунәчеләребезне җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә укучыларыбыз булып калуларын телибез. Мондый призлар уйнатуны без алдагы язылу кампанияләрендә дә үткәрергә планлаштырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев