Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Республика программалары гамәлгә ашырылачак

Агымдагы елда районда 20гә якын республика программасы гамәлгә ашырыла

Кайсы объектларда төзелеш һәм капремонт эшләре алып барылачак, бу сорауга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Габетдинов җавап бирде.

- Объектларны төзүгә һәм капиталь ремонтлауга, юл төзелешен дә кертеп, республика бюджетыннан 200 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелә.

- Нинди яңа объектлар төзеләчәк?

-Волчья Бистәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә, модуль инде тора. Шулай ук «Факел» балалар сәламәтләндерү лагеры өчен җәйге сәхнә дә төзелә.

РМЙ янында яңа парк төзеләчәк. Район үзәгендә һәм Черемухово Бистәсендә авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча эшләр башкарылачак.

Барлык объектлар буенча подрядчылар билгеләнгән, финанслау бара.

Шулай ук быел район үзәгенең «Көнбатыш» микрорайонында ятим балалар өчен 7 йорт төзү планлаштырыла.

- Капиталь ремонт программасы буенча да шактый эшләр планлаштырылган.

- Әйе, күп эшләр бара инде. 25 млн. сумга район мәдәният йорты капиталь ремонтланачак, биш ФАПка (Акъяр, Ленино, Әдәмсә, Чертуш һәм Чуаш Чабаксары) капиталь ремонтка 8 млн. сум акча бүленгән. Эшләрне «Блокстрой» ҖЧҖ (җитәкчесе Евгений Клюев) һәм «Чишмә-Сервис» ҖЧҖ (җитәкчесе Шәүкәт Сабиров) башкара.

Район үзәгендә Буреев урамындагы 13 нче йортта («Блокстрой» ҖЧҖ) күп фатирлы торак йорт капиталь ремонтланачак. Эшләр инде башланды.

2022 елдан башлап элеккеге ПУ-118 училищесы бинасында зур капиталь ремонт бара (реконструкция һәм үзгәртеп коруны да кертеп). Анда территорияне төзекләндереп искиткеч матур яшьләр үзәге булачак. Бу максатларга 96 млн. сумга якын акча бүлеп бирелә. Подрядчы - «Камстрой» ҖЧҖ.

- Коммуналь хуҗалык, су белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү өлкәсендә нинди эшләр планлаштырыла?

- «Чиста су» программасы буенча Чертуш һәм Шахмайда су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү һәм реконструкцияләү эшләре алып барылачак. Чертушта су җибәрү узелы төзелгән.

 Екатерина Бистәсе мәктәбендә җылылык белән тәэмин итү казаннары алыштырылачак.

Урамнарны яктырту программасы буенча барлык авыл җирлекләрендә 100 дән артык яңа яктырткыч урнаштырылачак, шул исәптән 53е – Яңа Чишмәдә.

– Иң мөһим мәсьәлә-юллар һәм урамнарның торышы, ул еш кына район халкының җыеннарында яңгырый. Бу мәсьәлә буенча ниләр планлаштырылган?

- Район үзәгендәге Совет, Пролетар, Бакча, Яр буе һәм Шмидт урамнарына асфальт-бетон җәелгән юл-урам челтәре ремонтланачак, Тубылгы Тау, Красный Октябрь, Зирекле авылларындагы урамнарга вак таш - комлы катнашма салу планлаштырыла.

Юл фонды акчасына (20 млн. сумнан артык) район үзәгенең берничә урамында, Әдәмсә, Архангел Бистәсендә ремонт эшләре башкарылачак.

Шулай ук район үзәге юлларында һәм урамнарында чокырларны ямау (ремонтлау) тәмамлана.

- Ренат Хальфетович, төзелеш тармагы коррупцияле өлкәләрнең берсе дигән фикер бар. Тармакта коррупция куркынычлары ничек кими?

- Барлык төзелеш һәм капиталь ремонт объектлары 44 нче Федераль закон нигезендә подрядчыны конкурс буенча сайлап алу (аукцион) процедурасын үтә.

Безнең районда төзелеш эшләренең генераль подрядчылары, нигездә, республика оешмалары. Шуңа күрә генераль подрядчыны сайлау процедурасы республика дәрәҗәсендә уза. Шуннан соң генераль подрядчы районнарда урнашкан подряд оешмасы белән теге яки бу эшләрне башкару турында килешү төзи. Минем шуны әйтәсе килә, күпчелек очракта төзелеш һәм капиталь ремонт объектларына заказчы хакимият органнары түгел, ә ГКУ ГИСУ тора. Һәм заказчы генераль подрядчыны сайлау буенча конкурс игълан итә. Ул, үз чиратында, теләсә нинди төзелеш оешмасын сайлый ала.

- Эшләрнең сыйфатын кем күзәтә?

- Сыйфатны контрольдә тотуны «Стройнадзор» алып бара. Безнең муниципаль контроль дә бар. Төзелеп килүче һәм ремонтлана торган объектларны атна саен объектларны карап әйләнгәндә төзүчеләрнең эшен район башлыгы Вячеслав Козлов үзе күзәтә.

Әгәр хокук бозулар ачыкланса, подрядчыга аларны бетерү срогы күрсәтелгән күрсәтмә бирелә. Үтәлмәгән очракта заказчыга хат җибәрелә. Төзелеш графигы бозылган һәм төзелеш нормаларын тупас бозган очракта подрядчыны башкасына алыштырырга мөмкин.

Мин ышаныч белән әйтә алам, төзелеш өлкәсендә безнең районда коррупцион куркынычлар юк, коррупцион характердагы фактлар ачыкланмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X