Салымнарны вакытында түләргә кирәк
2023 елда Яңа Чишмә районы буенча физик затларга исәпләнгән салымнарның (җир, транспорт, милеккә) гомуми суммасы 30,4 млн сум тәшкил итә.
Шул исәптән җир салымы - 8 млн 657 мең сум, милеккә салым - 5,9 млн сум һәм транспорт салымы - якынча 16 млн сум тәшкил итә.
24 сентябрьгә җир салымы - 77 мең сум, милеккә салым - 50 мең сумнан аз гына артыграк күләмдә түләнгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җир салымы һәм мөлкәткә салым барлык мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен авыл җирлекләре бюджетына керә, шуңа күрә әлеге салымнарны вакытында түләү мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга кирәк.
Укучыларыбызга шуны искәртәбез, салымнарны 2024 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев