Сөт базары үз шартларын куя
Район яңалыклары

Сөт базары үз шартларын куя

Узган пәнҗешәмбе көнне 2019 елның гыйнвар-февраль айларында халыкның хезмәт активлыгы буенча киңәшмә булып узды.


Докладчы, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова шушы ике айда барлык авыл җирлекләре буенча, икесеннән тыш, сөт тапшыру кими баруын билгеләп үтте. Халык, сөтне тизрәк сатарга омтылып, чит оешмалар белән хезмәттәшлек итә башлады (алардан сөтне югары бәядән – литры 24 сумнан сатып алалар). Шуңа күрә КМС заводына 18 сум 50 тиен (халык белән - 16) исәбеннән тапшырудан файда юк. Сөт җыючылар да сөтне югары бәядән сатарга тели. Бу базар законнары. Надежда Попкова бу оешмалар белән элемтә урнаштырырга тәкъдим итте: - Без хәлләр торышын белеп торырга тиеш: сөт кая китә, нинди бәядән. Ә чынлыкта исә шәхси ярдәмче хуҗалыклар сөтне күп җитештерәләр, ә безгә кергән хисап саннары буенча бу күпкә азрак килеп чыга. Әлеге оешмаларга мониторинг үткәрергә, район территориясендә теркәлсен һәм салым түләсен өчен алардан накладнойлар алырга кирәк. Ул авыл җирлекләренең мини-фермалар төзү һәм яшь терлекләр сатып алу программасында катнашуына анализ ясады. Авыл җирлеге башлыкларына яшь кош-корт, башка терлекләргә булган ихтыяҗ турында мәгълүмат җыярга тәкъдим ителде. Мини-фермалар төзелешенә муниципаль ярдәм алу мәсьәләсе буенча Надежда Попкова төзелеш урманнарына һәм блокларга төзелеп килүче мини-ферма счетына акча күчереләчәген, ә төзелеш материалларын каян тели, шуннан сатып алырга мөмкин, дип җавап бирде. Ул шулай ук быел мини-ферма төзелешенә республика субсидиясен алуны да аңлатты. Төп шартларның берсе - төзелеш 50% ка үтәлергә тиеш. Төзергә теләүчеләр үз авыл җирлеге башкарма комитетларында җентекле аңлатмалар ала алалар. 
Киңәшмәдә сөт җыючылар тарафыннан антибиотиклар һәм башка дарулар белән дәвалау үтүче сыерлардан вакытлыча сөт алмаска дигән тәкъдим әйтелде. Моның өчен ветеринарлар әлеге максаттан кайсы йортларда булулары турында авыл җирлеге башкарма комитетына хәбәр итәргә тиешләр. Югыйсә, тапшырган вакытта сөтнең гомуми сыйфаты кими, димәк, сөтнең бәясе дә кими, моннан сөт тапшыручылар да зыян күрә дигән сүз. Шулай ук төлкеләрне аттыру (ул ел әйләнәсе үткәреләчәк) һәм бу ел өчен үзара салым акчаларын җыю мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.
Көн тәртибендәге чираттагы мәсьәлә 2018 елда авыл җирлекләренең социаль-икътисадый үсешенең «юл картасын» үтәү иде. Бу уңайдан район башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы Нина Иванова чыгыш ясады. Нәтиҗәдә, «юл картасы»ның 8 пунктын үтәү, аерым алганда: авыл җирлеге бюджетына салымнар керү, терлекләрнең баш санын арттыру, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, сөт сату, эшмәкәрлекне үстерү, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру, муниципаль хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту һәм авыл җирлекләре рейтингында ТКХ түләүләрен җыюда өч лидер ачыкланган. Алар - Архангел, Ленино һәм Әдәмсә авыл җирлекләре. Шул уңайдан Архангел башлыгы Нина Сердюк җирле үзидарә органнарының авыл җирлегендә яшәүчеләрнең хезмәт активлыгын стимуллаштыру буенча роле һәм хезмәттәшлеге турында доклад белән чыгыш ясады.
Ольга ИВАНОВА
 


Нет комментариев