Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

СВОда катнашучыларга эшмәкәрләрнең ярдәме

Илебез өчен бүгенге авыр чорда безнең бурыч — көчләрне берләштерү һәм мохтаҗ булган барлык гражданнарга — хәрбиләргә, мобилизацияләнүче егетләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. СВО зонасына барлыгы 27 млн сумлык 78 тонна гуманитар ярдәм җибәрелгән. Гуманитар ярдәм җыю 2022 елның октябрендә башланды.

— Бу безнең беренче тәҗрибәбез булды, — ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова. — Ярдәм җыю турындагы чакыруга барысы да диярлек җавап бирде. Хәтта исәп-хисапны алып бару да мөмкин түгел иде. Барысын да — өс киеменнән башлап, гигиена чаралары һәм азык-төлеккә кадәр китерделәр. СВО зонасына күп тапкырлар барган эшмәкәр-волонтерларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Бу — Ришат Ситдыйков, Геннадий Котов, Александр Карпов, Александр һәм Виктор Козловлар. 

Район эшмәкәрләреннән барлыгы 7,5 млн сумнан артык акча кергән, фондка гына да акчалата 1 027 000 сум. Алар азык-төлекләр, җылы киемнәр, гигиена чаралары, беренче чиратта кирәк булган товарлар, төзелеш материаллары һ. б. белән ярдәм иттеләр. 

Мобилизацияләнүче хәрбиләргә аеруча да ярдәм күрсәтүче эшмәкәрләр: Ришат Ситдыйков, Геннадий Котов, Александр Карпов, Виктор Калмыков, Малик Әхмәтов, Евгения Конанерова, Ләйсән Мухитова, Эдуард Азарян, Лидия Савельева, Любовь Гулькова, Ришат Билалов («РезиДент» ҖЧҖ). 

Якшәмбе, 12 ноябрьдә, егетләр махсус хәрби операция зонасына УАЗ автомашинасын алып киттеләр, шулай ук эшмәкәрләр А. Завалишин, А. Мишагиннардан төзелеш материаллары да озатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев