«Тоннель» операциясе вакытында Яңа Чишмә дәүләт автоинспекторлары тарафыннан 12 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган
«Тоннель» профилактика чарасы 17 мартта узган.
Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы Евгений Михайлов мәгълүматлары буенча, 17 мартта Яңа Чишмә юлларында узган «Тоннель» профилактика чарасы вакытында 12 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган.
Болар: 12.21 статьясында каралган кагыйдәне бозу (йөкне ачык кузовта ташу) - 6 очрак; 12.2 статьясында каралган кагыйдәне бозу (укылмас дәрәҗәгә җиткән дәүләт номеры белән йөрү) - 2 очрак; 12.5 статьясында каралган кагыйдәне бозу (протекторсыз тәгәрмәчләр белән йөрү) - 2 очрак; 12.5 статьясының 1.1 өлешендә каралган кагыйдәне бозу (диагностик карта булмау) - 1 очрак һәм 11.23 статьясындагы кагыйдәне бозу (тахограф булмау) - 1 очрак.
Дәүләт автоинспекциясе транспорт чаралары йөртүчеләрен юлга чыкканда җаваплырак, ә юлларда игътибарлырак булырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев