Реклама
Район яңалыклары
Үзара салым акчалары үзләштерелә
Яңа Чишмә районы буенча республика субсидияләрен исәпкә алып, барлыгы 15,6 млн. сум акча җыелган, ә үткән елларның кулланылмаган калдыкларын исәпкә алып, гомуми сумма 17,1 млн. сумнан артык тәшкил итә.
23 июньгә башкарылган эшләр һәм хезмәтләр өчен 1,3 млн. сум күчерелгән, 3 млн. сумга якыны — лимитта.
Барлык авыл җирлекләрендә дә эшләр башкарыла, тиешле контрактлар бар һәм килешүләр төзелгән.
Архангел, Акъяр һәм Чабаксар авыл җирлекләрендә үзара салым акчаларын үзләштерү белән яхшы шөгыльләнәләр.
Исегезгә төшерәбез, 10 млн. сумнан артык акча (65 %) юл-урам челтәрләрен норматив хәлгә китерүгә, 1,4 млн. сум тирәсе — кышкы вакытта урамнарны чистартуга, 1,3 млн. сум — чишмә һәм зират территорияләрен төзекләндерүгә, 1 млн. сумнан артыгы — территорияләрдәге чүп үләннәрен чабуга, шулай ук су белән тәэмин итүне ремонтлауга һәм хезмәт күрсәтүгә тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев