Яңа Чишмә районының Чертуш авылы кызлары «Җырлыйк әле!» тапшыруында катнашкан
«Җырлыйк әле, җырлыйк әле, Җырлап ачыла күңел...
Дөрестән дә, кеше кайгырса да, шатланса да ул җырлый.
«Яңа гасыр телеканалында бара торган «Җырлыйк әле!» тапшыруын без яратып карыйбыз. Анда катнашучыларның җырлавын тыңлап, күңел сөенә. Без дә «Хатирә» төркеме кызлары белән Казанда, ТНВ каналында бара торган «Җырлыйк әле!» тапшыруында катнашып, ачык йөзле кешеләр белән таныштык. Җырчы кызларыбыз матур итеп чыгыш ясадылар, биремнәрне төгәл үтәделәр. Җырлыйк әле тапшыруында Наилә Хәсәнова җиңүче булды. Нәҗип абый Бәдретдиновка шундый шәп тапшыру оештырганы өчен рәхмәт инде»,- дип яза редакциягә Чертуш авылының мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мусина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев