Яңа Чишмәдә юл-патруль хезмәте инспекторлары 7 ЮХКен бозу очрагын ачыклаган
Транспорт тикшерүләре «Тоннель» операциясе кысаларында узган.
Район юлларының иң күп машиналар йөри торган участогында үткәрелгән «Тоннель» профилактик операциясе вакытында барлыгы 50гә якын авто -мото - транспорт тикшерелгән. Тикшерү барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуның 7 очрагы ачыкланган, алар арасында:
-техник яктан төзек булмаган транспортта йөрү -1, куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрү - 6 очрак. Һәр эпизод буенча беркетмә төзелде, - дип хәбәр итә Яңа Чишмә районы буенча Россия ЭЭМнең ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция лейтенанты Раил Шәфигуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев