Районның финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча киңәшмә 21 мартта булып узды.
Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде. Киңәшмәдә милек, җир салымнары буенча бурычларны түләү һәм үзара салым акчасы җыю буенча хисап тотуга шактый вакыт бирелде. Үз җирлекләре буенча шушы информацияләр белән Черемухово авыл җирлеге башлыгы Елена Сальцына һәм Красный Октябрь авыл җирлеге башлыгы Владимир Захаровлар чыгыш ясады, аларның докладларында кайбер кешеләрнең еллар дәвамында салымнар буенча бурычлы кешеләр исемлегендә булуы һәм алардан түләттерү суд аша да мөмкин булмавы турында әйтелде.
Ринат Фәсахов киләсе киңәшмәдә суд башкаручыларын тыңларга тәкъдим итте: үз эшләренең нәтиҗәлелеге турында хәбәр итүләрен әйтте.
2019 елның февралендә авыл җирлекләрендә бюджет үтәлеше турында районның финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина да сөйләде.
Муниципаль милекне исәптән чыгару, район территориясендә зиратлар өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, БЯСМ бинасын арендалау турындагы мәгълүмат белән районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкова таныштырды.
2019 елның гыйнвар - февраль айларында районның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм бюджет учреждениеләрендә электр энергиясен куллануны анализлауны «Энергосбыт» ААҖ ның клиентларга хезмәт күрсәтү буенча Яңа Чишмә офисы башлыгы Михаил Шешолин үткәрде.
ЕРЦ филиалы җитәкчесе Семен Нестеров авыл җирлекләрендә ТКХ хезмәтләре өчен, шул исәптән электрон хезмәтләр аша түләү өчен акча җыю турында сөйләде.
Районда язгы ташуга әзерлек мәсьәләсе бүгенге көндә аеруча актуаль иде. Мондый мәгълүмат белән Яңа Чишмә районының Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы Рәшит Кыямов чыгыш ясады. Ул үз чыгышында су басу куркынычы янаган торак пунктларны һәм урыннарны билгеләде, шул исәптән торак йортлар һәм аларда яшәүчеләр санын да атады, су баскан очракта кешеләрне эвакуацияләү планы, көймәләр әзерләү һәм буаларда су китүне контрольдә тоту турында сөйләде.
- Барысы да тиешенчә әзерләнсә дә, кайбер җирлекләрдә репродукторлар (каты тавышлы) юк, ә бу куркыныч турында халыкка хәбәр итүнең иң мөһим чараларның берсе һәм аларны сатып алырга кирәк, - диде Ринат Фәсахов. - Язгы ташу – ул стихия, аннан көтелмәгән хәлләрне көтәргә мөмкин.
Лариса ФЕДОРОВА
Нет комментариев