Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

15 ноябрьдә Әдәмсә авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Тухбаев Әсәдулла Гыйният улына 90 яшь тулды

...1951 елның җәендә бер сәгать эчендә 51 йортны юк иткән янгын булган көн әдәмсәлеләрнең хәтерендә онытылмаслык булып истә калган.

Янгында Әсәдулланың әнисе һәлак була, ә егет бу вакытта Монголиядә хезмәт иткән. Янгын чыккан вакытта әнисе подвалда яшь ярымлык кызы белән була һәм ул чыга алмаган, сабыйны коткарып кала алганнар, ул өлкән апасы тәрбиясендә үскән. Әтиләре исә бер ел элек каты авырудан (хезмәт армиясендә аның сәламәтлегенә зыян килгән була) үлеп киткән.

Әсәдулла 4 сыйныфны тәмамлаган, армия сафларына киткәнче берничә ел ат җигеп колхозда эшләгән. Өч ел хезмәт иткәч абыйлары янына - Лениногорскига китә, шулай анда кала да. Электромонтер булып эшли башлый, Чирмешән районыннан килгән Минзөбәйрәне очрата (ул анда вербовка буенча эшләгән). Алга таба да шунда яшәгән булырлар иде, тик өч елдан соң өлкән апасы үзенең кияүгә чыгуын һәм ире янына китүен яза. Ул Әсәдуллага кече сеңелесе турында кайгыртыр өчен авылга кайтырга куша.  Шулай итеп, күптән түгел генә туган балалары белән алар 1959 елда Әдәмсәгә кайталар. Сеңелесе Зәйнәб мәктәпкә генә киткән чак була әле. Алар аны тәрбияләп үстергәннәр, зур тормыш юлына чыгарганнар.  Хәзер Зәйнәбкә 70 яшь, аның да балалары, оныклары бар. Ул Әсәдулла белән Минзөбәйрәне онытмый, еш кына хәлләрен белешә.

Тик, ул аларның назы һәм яратулары белән җылытылган бердәнбер ятим кеше булмаган икән әле. 2003 елда 32 яшендә Түбән Камада аларның кече кызлары Энҗе каты авырудан үлеп китә. Әти-әнисе белән ул вакытта улы Рәис үзенең хатыны Гөлчәчәк, балалары Рафаэль һәм Гөлназ да яшәгән.

Алар Энҗенең кызы Миләүшәне опекага алганнар. Өч елдан соң яңа кайгы: 42 яшендә Рәис вафат була. Өч бала Гөлчәчәк, бабай һәм әби җилкәсендә кала. Әсәдулла Гыйният улына 75 яшь булса да, бердәнбер ир-ат буларак, ятим гаиләдә бөтен җаваплылыкны үз өстенә алган.  Ул вакытта йорт зур булмаган, иркен янкорманы алар соңрак төзегәннәр.

Әсәдулла Гыйният улы гомере буе тракторда, җәен - комбайнда, пенсиядән соң тагын дүрт ел трактор бригадасы бригадиры булып эшли. Техниканы биш бармагы кебек белгән ул.

Минзөбәйрә фермада сыерлар сауган, кыр станында пешекче булып эшләгән. Тату яшәгәннәр, терлек асраганнар. Алар 64 ел бергә гомер итәләр һәм ике ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. 

Бабалары турында оныклары да яхшы фикердә, яраткан бабай, дип сөйлиләр. Балачактан ук аны шаян, тынгысыз, балалар яныннан шаяртып, күңел ачмыйча узмый торган, кызык кеше буларак хәтерлиләр. Беркайчан да дарулар эчмәгән, бернинди грипп һәм башка авырулар да аны «алмаган».

Үз тракторында бөтен авылга ярдәм иткән: кемгә йөк алып килергә, кемгә бакча сөрергә беркайчан да каршы килмәгән, өстәвенә, бушлай. Һәр эшкә оста куллы кеше, үзе йорт төзегән, бүгенге көндә алар шунда яши. 

Оныгы Рафаэль гаиләсе белән 6 ел элек шәһәрдән кайтып, бабасыннан бер йорт аша гына өй төзи. Шулай итеп, Әсәдулла бабай көн саен иртә торып, оныгына булышкан. Төзелеш барган арада, оныгы үзенең хатыны Алсу һәм кызлары белән аларның өйләрендә яшәгәннәр. «Үзең үскән йортны онытып буламы соң инде?» - ди Рафаэль. Оныклар бабайның йортын көлеп кенә «приют» диләр. Иң яхшы дусты булган тракторын да бабай яраткан оныгына тапшырган.

Килене Гөлчәчәк, Рафаэльнең әнисе, һәр ике атна саен Тубылгы Таудан әти-әнисе янына килә. Дүрт ел элек ул шушы авылга кияүгә чыга, әмма элеккечә үк бабайның өе аның күңеленә бик якын. Ул башта нәкъ менә алар өенә туктала, алар янында була, ә улы янына кунакка керә. Әйе, чөнки ничә ел гомер шунда үткән бит...

- Аларның мөнәсәбәтләре бик җылы, елый-елый аерылышалар, - дип сөйли Алсу. - Әни өйдә булыша, бабайны карый, чөнки ике ел инде бабай авырый. Аяклары йөрми. Әбигә җиңелрәк булсын өчен, аларга ярымфабрикатлар әзерләп калдыра.

- Безгә килеп керүгә үк, кочаклап алыр, - дип күз яшьләрен сөртә Минзөбәйрә әби үзенең барлык киленнәрен җылы сүзләр белән искә алып. - Саҗидә, Фәрит, оныклар - барысы да көн саен шалтыраталар, хәлләр ничек, дип сорыйлар. Яныбызга кайтып йөриләр, булышалар. Оныклар безгә үз балаларыбыз кебек якын, барысын да яратабыз. Улларыбыз-кызларыбызны эшләгән вакытта күрми дә идек диярлек. Пенсияне, Аллага шөкер, яхшы алабыз, оныкларга да булышабыз, ә безгә, кем әйтмешли, иске галошлар да ярый ич инде.

Минзөбәйрә әби (аңа тиздән 87 яшь тула) үзе ризык әзерли, көн-төн бабайны карый. Сыерны узган көз генә бетергәннәр, үзе сауган. Ике ел тирәсе генә күп итеп казлар һәм чебешләр үстерүне туктаткан. Хәзер тавыклар гына. Элек бакчада, теплицада да яшелчәләр утырткан, быел помидор, кыяр үстергән.

- Әби хәзер бераз биреште. Күп вакыты бабайны карауга китә, оныкчыкларын да карашты. Ул безнең бик энергияле кеше. Без, яшьләр, арыйбыз, ә ул юк. Бабай да сәламәт булганда балалар белән уйнады. Кызларыбызга хәзер 8 һәм 6 яшь, ярты ел элек өченче балабыз туды. Бабай белән әбинең барлыгы 10 оныкчыгы бар, - дип сөйләде оныгы. 

- Ходай безгә, биш ятимне тәрбияләгәнгәдер инде, озын гомер насыйп итәдер, - ди Минзөбәйрә әби. - Оныкларыма ярдәм иткәндә, барысы да килсә һәм өйдә балалар тавышы ишетелсә, күңелемдә һәрчак шатлык. Без тату яшибез, исән чакта гел шулай булсын иде. Оныкчыкларны тәрбияләргә булышмыйча, үләргә җыенмыйбыз әле, ди ул шаяртып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев