Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

25 гыйнварда Акбүре авылында гомер итүче Насыйрова Зөлхия Хамәтзәки кызына 90 яшь тула

Зөлхия әби күп балалы гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Сугыш башлангач та, гаиләдәге барлык ир – атны - әтисен һәм өч олы абыйсын фронтка алалар.

Ул вакытта Зөлхия 4 сыйныфны тәмамлый, алга таба уку мөмкинлеген сугыш ала. Әнисе Хәдичә колхозда эшли, мәктәптә мич ягучы була, Зөлхия өйдә хуҗалык эшләрендә булыша, кече сеңелесен карый, аннан колхозда эшли башлый.
Зөлхия Хамәтзәки кызы 1952 елда Минсәгыйрь Насыйровка кияүгә чыга, алар өч ул һәм өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Бик тату яшиләр. Икесе дә гомер буе туган авылында авыл хуҗалыгында хезмәт куя: тормыш иптәше терлекче була, ә үзе сыерлар сава, бозаулар карый, төрле эшләрдә эшли. «Иң яхшы бозау караучы», «Хезмәт ветераны» исемнәренә лаек була.

Тыл хезмәтчәне буларак, Зөлхия әби юбилей медальләре белән бүләкләнә. Ул өй эшләрен алып барырга да өлгерә, сукыр каенанасын һәм иренең авыру өлкән апасын да карый. Барысы да бер түбә астында, бер-берсенә, өлкән балалар әниләренә булышып, кечкенәләрен карап яшиләр. Зөлхия кул эшенә оста булган: эрләгән дә, бәйләгән дә, теккән дә, чөнки алты баланы киендерергә кирәк бит. Кул станогында сөлгеләр, келәмнәр тукыган, йортны бизәү өчен чигеш тә чиккән.  Минсәгыйрь ага һәм Зөлхия әби үз осталыкларын балаларга да тапшыралар.
Уллары һәм кызлары үсеп, туган ояларыннан таралышалар. Миншакир, пенсиядә булса да, «КамАЗ» заводында бригадир булып эшләвен дәвам итә; Минкәшиф Түбән Камада яши, слесарь. Зәйтүнә, Рушания һәм Кадрия дә Түбән Камада яшиләр һәм эшлиләр. Туган авылында кече Ирек кенә яши, ул нефтьчеләрдә шофер. Ирек Вәсиләгә өйләнгәч, яшьләр әти-әниләре белән яшәргә хәл итәләр. 2006 елда әтиләре вафат була. Ире вафатыннан соң ук Зөлхия әби кайгыдан авырып китә. Кулга калуына да ундүрт ел инде. Күбрәк Вәсиләгә карарга туры килә, чөнки Ирек график буенча эшли, ике атна өйдә булмый. Әбиләрен аларның кече уллары Илһам да караша, элек ике олы кызлары ярдәм иткән, хәзер алар үсеп, шәһәрдә яшиләр. Зөлхия әбинең барлыгы 15 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.

Өч ел элек абыйлары Иреккә яңа йорт төзергә, җылылык, су, электр үткәрергә һ.б. эшләрдә булышкан. Ир һәм кыз туганнары туган нигез учагын
саклаучы Ирек һәм Вәсиләгә әниләрен кайгыртып яшәүләре өчен бик рәхмәтлеләр, үзләре дә еш кайтырга тырыша. Өстәвенә, кунакка дип түгел, ә нәрсә дә булса ярдәм итү өчен. – Алдан шалтыратып, үзләренә эш әзерләп куярга кушалар, - дип көлә Вәсилә. Абый-апаларын Ирек белән Вәсилә дә җылы каршылыйлар, ата-ана йортындагы кунакчыл традицияләрне дәвам итәләр. Балалары, оныклары гына түгел, Зөлхия әбинең бертуганнарының ул һәм кызлары да кайта. Күршеләре, авылдашлары да аны игелекле, ярдәмчел иде дип искә алалар.  – Без аңа киңәш сорап еш килә идек, - ди бертуганының кызы Зәйнәп.
Хәзер бу йорттагы барлык гореф-гадәтләрне Вәсилә саклый. Ул да, каенанасы кебек, тыныч, сабыр, киң күңелле, хуҗалыкта да, өйдә дә бар нәрсәгә өлгерә. Бар булдырган нәрсә ышанычлы кулларда булгач, Зөлхия әби дә тынычтыр.
Ольга ИВАНОВА.
Зөлхия әбинең туганнары: килене Вәсилә, бертуганының кызы Зәйнәп һәм оныгы Илһам. Автор фотосы   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев