Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Александр һәм Антонина Патрикеевлар гаиләсе — чын ярату һәм тугрылык үрнәге

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде

Үзенең патриархаль тәртибе, традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән аерылып торган авылларда гаилә һәрвакыт тормышның нигезе булган.

Александр Николаевич һәм Антонина Павловна Патрикеевлар гаиләсе Петропавел Бистәсендә иң нык гаиләләрнең берсе булып тора.

Алар 1979 елның 23 февралендә гаилә корганнар. Александр Николаевич Петропавел АҖдә туып-үскән, 1977 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган һәм туган авылына кайтып, агроном булып эшли башлаган. Антонина Павловна исә шул ук елда Алабуга педагогия институтын тәмамлаган һәм Петропавел мәктәбенә математика укытучысы булып эшкә килгән. Ул вакытта күп кенә яшь укытучылар үз парларын институтлардан соң авылга эшкә килгәч тапкан. Антонина Павловна да шундыйлардан. Аның гаилә һәм хезмәт тормышы 45 ел элек монда, Петропавел Бистәсе авылында башланган.

Александр Николаевич колхозда эшләгән. 2005 елга кадәр, һәрвакыт барлык вакыйгалар үзәгендә булган, иҗтимагый эшләр башкарган, профком рәисе, ревизия комиссиясе рәисе булган. 2005 елда колхозлар үзгәртеп корылгач, урманчылыкка эшкә күчкән, урманчы ярдәмчесе, ә аннары урманчы булып эшләгән. Үзенең хезмәт эшчәнлеге дәвамында, пенсиягә чыкканчы ук, авыл Советы депутаты итеп сайланган. Александр Николаевич аралашучан, җаваплы, грамоталы хезмәткәр буларак, һәрвакыт үзен ышанычлы эшче итеп күрсәткән. Антонина Павловна бар гомерен балаларга, мәктәпкә багышлаган.

Укытучыларыбызның ул елларда ничек эшләүләрен — укучылар белән бергә өй эшләрен башкаруларын, яңа материалны аларга берничә тапкыр аңлатуларын, мәктәптә кичкә кадәр утлар янып торуын ничек ичкә төшермәскә, ди. Аларның тормыш рәвеше, гамәлләре, балаларына, әти-әниләренә мөнәсәбәтләре башкалар өчен һәрвакыт үрнәк булды. Антонина Павловна нәкъ менә шундый укытучылар рәтеннән. Кызлары Ирина, Петропавел урта мәктәбен тәмамлап, КАИны бетергән, кияүгә чыккан, Чистай шәһәрендә яши. Әти-әнисенә гел ярдәм итеп тора.

Александр һәм Антонина Патрикеевлар гаиләсе — чын ярату һәм тугрылык үрнәге 

Александр Николаевич һәм Антонина Павловнаның үз хуҗалыклары, бакчасы бар. Алар бик тырыш, ачык йөзле, киң күңелле, үз авыллары өчен җан атып, авылдашларына һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булып торучы кешеләр. Аларның бөтен тормышы без, авылдашларның күз алдында һәм 45 ел дәвамында аларның гаиләсендә мәхәббәт, үзара аңлашу, зирәклек хөкем сөрә, бу яшьләр өчен бик тә яхшы үрнәк.

#Петропавловск СДК #ГодСемьи2024

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев