Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Авыл яшь гаиләләре белән ямьле!

Күп балалы Алинә һәм Илнар Вәлиевлар Чертушта гөрләтеп дөнья көтә.

Авыл яшь гаиләләре белән ямьле!

Һәр авылны матур итеп йорт-кура тергезүче, бакчасында мул итеп бәрәңге, яшелчә-җимеш үстерүче тырыш, уңган, күркәм гаиләләр бизи. Бигрәк тә анда бер-берсен күз карашыннан аңлаучы яшь гаилә яшәсә, ә йорты балалар тавышыннан гөрләп торса, авылның яме тагын да арта.  Вәлиевлар гаиләсе - бүген  авылыбызның ямен арттыручы гына түгел, аның киләчәген дә кайгыртучы күп балалы гаиләләрнең берсе. Туган якларында төпләнеп калган яшьләр  дүрт бала тәрбияли.

 

Әле кайчан гына Илнар белән Алинә танышканнар иде. Бер күрүдә үк гашыйк була егет сөйкемле, ягымлы карашлы, зифа буйлы кызга. Яшьләр бер-берсен ошатып, 2015 нче елның 21 февралендә кавышалар. Алинә,Чистай шәһәрендә туып үсә, медколледж бетереп, фельдшер һөнәре ала. Мин шәһәр кызы дип тормый, тормыш иптәше белән Илнарның туган авылына кайта, яшьләр, әтиләре янындагы яңа йортка күченеп, тормыш башлап җибәрәләр.

 

Хәзер инде яшьләр кавышканга 9 ел үткән. Мәхәббәт җимешләре булып, бер-бер артлы дүрт сабый дөньяга килгән. Өлкән уллары Әмирханга - 8, Ясминәгә - 5, Самирәгә – 2 яшь, ә кечкенә Зәринә ике айлык  кына.

   Вәлиевлар уңган, тырыш гаилә. Йорт хуҗасы - Илнар, районда газ өлкәсендә тырышып хезмәт куя. Эшендә бик хөрмәткә лаек. Өйдә дә барлык төзү, хуҗалык эшләрен үзе башкара. Ә Алинә, шулай ук район хастаханәсендә эшләде. Хәзергесе вакытта декрет ялында. Өйдә дә уңган хуҗабикә, яз көне чебешләр алып үстерә, тәмле ризыклар пешереп гаиләсен сыйлый. Бакчасында бәрәңгесе, балалары рәхәтләнеп ашарлык яшелчәләре гөрләп үсә.

Яшьләр белән янәшә йортта, Илнарның әти-әниләре яши. Алар да гомер буена колхозда намуслы хезмәт куйдылар. Итагатьле балалар үстерделәр. Хәзергесе вакытта, барлык балаларына булышып, матур итеп яшиләр.

 Оныклар да кул арасына керә башлады, чүп утыйлар, су сибәләр, чебешләрне саклыйлар, ди елмаеп кына дәү әниләре.

- Балалар үстергәндә иң авыры нәрсә?, - дип кызыксынабыз күп бала тәрбияләүче әти белән әнидән. Кулына ике айлык кына Зәринәне тоткан “Балаларым бик тынычлар, иремә дә зур рәхмәт, ул да бик булыша үземә. Әти-әниләргә дә олы рәхмәтле без. Менә, җәйге ялда үз әнием дә килде булышырга, - ди бәхетле әни.

Әлбәттә, авылның уты сүнмәсен өчен бүген Вәлиевлар гаиләсе кебек уңган,  яшьләр кирәк. Нәкъ менә Алинә һәм Илнар кебек дөнья көтә торганнары!

Әлеге матур гаиләне, без дә, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче, Гаилә көне белән чын күңелдән котлап, гаиләләренә бардык, җылы теләкләребезне җиткердек. Бәхетле гомер теләп калабыз.

Авыл яшь гаиләләре белән ямьле!

Рәмзия Мусина, Чертуш АМЙ мөдире.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев